news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанның танылган блогеры сөенече белән уртаклашты: «4 ай!»

news_top

Казанда яшәүче популяр блогер, «Ак Барс» матчларын алып баручы, әбисе белән кызыклы видеолар төшергән, «Аляска» буларак танылган Алия Мәһдиева-Рәҗәпова икенче тапкыр әни булырга җыена. Аның 4 айлык көмәне бар. Бу шатлыгы белән ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә уртаклаша.

Әле блогер баланың җенесен белми. Ул 4 кг га артуы, көчле токсикоздан интегүе, итле ризык ашыйсы килүе, гел туңам, дип хәзерге хәле турында язган.

Алиянең тормыш иптәше Марат – теш табибы. Алар 1,5 яшьлек Тим исемле малай үстерәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар