Юмор остасы Әбри Хәбриев остазы Салават Фәтхетдиновка пародия күрсәткән.«Җырлы-ы-ы-ый Татарстанның тайказанган әртисте Әбри Хәбриев», – дип таныштырган Әбри үзен тамашачыга.
Баянда Ринат Яруллин уйнап торган. Халыкка аеруча бэк-вокал башкаручы ошаган. Ул – режиссер, алып баручы Марсель Мәхмүтов.
«Бу чыгыштан соң әлеге бэк-вокал башкаручыга сорау икеләтә артачак», – дип ышана алар.