news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанның Спас районында кыр кәҗәсен коткарганнар

news_top

“Спас” табигый тыюлыгы хезмәткәрләренә Болгар халкы авылда кыр кәҗәсен күрүләре турында хәбәр итә. Шау-шуга күнекмәгән һәм этләрдән курыккан кәҗә авыл читендә урнашкан йортларның берсенә җитеп, ишек янына яшеренә.

Тыюлык хезмәткәрләрен күреп алгач та, кыр кәҗәсе беркая качмый, ярдәм көтеп, тыныч кына ята бирә. Арып талчыккан җәнлекнең табигый яшәү урынына кайтып җитәргә хәленнән килмәвен аңлаган хезмәткәрләр аны тыюлык территориясенә илтеп, шунда җибәрергә булалар. Бу хакта «Яңа тормыш» газетасы хәбәр итә.

Болгар һәм Спас районы социаль челтәрләрендә авыл урамы буйлап йөргән кыр кәҗәсе видеосы чыккан.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар