
Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин вазифасыннан китте. Тиешле указны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалаган. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Документта әйтелгәнчә, министр вазифасыннан үз теләге белән китә.
Марсель Миңнуллин 1974 елның 22 июнендә туган. Татарстанның атказанган табибы, хирургия буенча югары катергорияле табиб һәм медицина фәннәре кандидаты.