news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанның өч районында кайбер басуларга икенче тапкыр орлык чәчәргә җыеналар

news_top

Узган атнада температура төшү аркасында республикада 30 мең гектарга якын мәйдандагы чәчүлеккә зыян килгән. Баулы, Лениногорск, Минзәлә районнарындагы басуларга яңадан чәчәргә җыеналар. Бу хакта Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.

Кырау төшүдән килгән зыян турында сөйләгәндә, министр чәчүлекләрне иминиятләштерү кирәген тагын бер кат искәртте. Бүгенге көндә Татарстанда иминләштерелгән чәчүлекләрнең мәйданы 509 мең гектар тәшкил итә.

Республикада чәчү эшләре тәмамлануга таба бара. Бүгенге көндә язгы культуралар 1 млн 742 мең гектар мәйданда чәчелгән, планның 95 проценты үтәлгән. 

Муниципаль районнар арасында чәчү кампаниясен Нурлат, Тәтеш, Сарман, Зәй, Алексеевск, Зеленодольск муниципаль районнары тәмамлаган.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар