news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда ике ир-ат батып үлгән

news_top

Кичә Татарстанның ике районында батып үлү очраклары булган. Әлеге хәлләр турында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр итә.

Саба районы Мичәнбаш авылында су коенганда 25 яшьлек ир-ат батып үлгән. Егетнең гәүдәсен ярдан 25 метр ераклыкта, 4 метр тирәнлектә тапканнар. Ул тиешсез урында коенган.

Апас районындагы буада бер ир-ат исерек килеш су коенганда батып үлгән, фаҗига Иске Йомралы авылында булган.

Сулык су коену өчен җиһазландырылмаган, бу хакта яр буенда язу да тора. Шуңа да карамастан, ир-атлар компаниясе кисәтүне игътибарсыз калдырган. Коенганда аларның берсе су астына киткән. Шаһитлар аны ике метр тирәнлектән, ярдан биш метр читтә табып алганнар. Дуслары ир-атка беренче ярдәм күрсәтергә тырышып караган.

Һәлак булучының дусларына карата җиһазландырылмаган урында коенган өчен административ эш кузгатылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар