Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фидан Гафаров вафат

news_top_970_100
Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фидан Гафаров вафат
«Татар-информ»

Уфада Россиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты – легенда, Башкорт драма театрының тулы бер чорны гәүдәләндергән танылган актеры Фидан Гафаров вафат булган. Аңа 77 яшь иде. Якшәмбе көнне кайгылы хәбәрне республика башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте, дип яза «Башинформ».

«Һәр кешенең иҗатта ниндидер үз, туган һәм якын нәрсәсе бар. Минем өчен бу – һәрвакыт Фидан Гафаров башкаруында «Кышкы романс» җыры булды. Хәтерлим әле, балачакта, иртән радиодан Фидан Гафаров җырлаганда, әни һәрвакыт тавышын катырак ачуны сорый иде», – дип уртаклашты Башкортстан башлыгы.

«Фидан Сафич безнең тормышта һәрвакыт булды. Бүген шәхсән минем өчен һәм бөтен республика өчен зур югалту. Фидан Сафич мәңгегә китте. Бөек кеше – Россиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты. Якты истәлекләр хәтердә мәңге сакланыр...» – диде ул.

Мәрхүм белән хушлашу мәрасиме сишәмбе – 29 апрельдә була, дип хәбәр иткән «Башинформ»га мәдәният министры Әминә Шәфыйкова.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 27 апрель 2025
    Исемсез
    "Бәхет хакы"н Камал театрында туганнар белән кем 2, кем 3 тапкыр карадык. Нык яраттык аны. Алып кала алмаганнардыр инде. Авырлыклары да күп булды инде аның.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100