«Россиядә Ел укытучысы-2026» бөтенроссия бәйгесенең Татарстан төбәге җиңүчесе билгеле. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итә.
«Татарстанның ел укытучысы-2026» исеменә Казанның Совет районы Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмов исемендәге 121нче лицейның рус теле һәм әдәбияты укытучысы Илья Тарасов лаек булды.
Төбәк этабы призерлары:
- 3 урын - Мәдинә Кузьмина, Спас районы Антоновка мәктәбенең химия укытучысы;
- 2 урын – Рузил Шарашев, Яр Чаллының 6нчы мәктәбенең тарих укытучысы.