news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанның дүрт вузы Россия һәм Кытай техник университетлары ассоциациясенә керәчәк

news_top

Казан беренче тапкыр Россия һәм Кытай техник университетлары форумын кабул итә. Чара 22–25 ноябрьдә уза. Биредә Россиядән 53 һәм Кытайдан 48 университет катнаша, барысы 101 делегация була. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.

Форум Россия һәм Кытай техник университетлары ассоциациясенең (АТУРК) 15 еллыгына багышланган һәм 2026–2027 елларда Россия-Кытай мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлекнең үзәк вакыйгаларыннан берсе булачак.

Форум кысаларында ассоциациягә Татарстанның дүрт югары уку йорты керәчәк: Туполев исемендәге КНИТУ, Казан федераль университеты, Иннополис Университеты һәм Казан дәүләт энергетика университеты.

КФУ һәм Шаньдун университеты базасында Россия-Кытай алдынгы технологияләр университетын оештыру төп инициативаларның берсе була. Яклар проектны CRUTech консорциумы рәвешендә рәсмиләштерергә планлаштыра. Моннан тыш, Иннополис Университеты Кытайның техник югары уку йортлары белән хезмәттәшлекне киңәйтергә ниятли.

Форумның соңгы көнендә, 25 ноябрьдә, уртак проектлар өчен мөмкинлекләрне бәяләү максатыннан, делегацияләр Татарстанның әйдәп баручы предприятиеләрендә һәм инновацион үзәкләрендә була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар