Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, дүрт бала әтисе, үз теләге белән хәрби операциягә китте

news_top_970_100
Татарстан Дәүләт Советы депутаты, дүрт бала әтисе, үз теләге белән хәрби операциягә китте
@EduardSharafiev телеграм-каналы

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев махсус хәрби операция зонасындагы бер батальон белән килешү төзегән. Бу хакта депутат үзенең Телеграм каналында хәбәр итте.

«Моңа кадәр гуманитар миссия белән берничә мәртәбә Донбасста булган идем. Безнең хәрбиләргә ярдәм итәргә вакыт җитте. Хәзер без илебез мәнфәгатьләрен кайгырту өчен беркайчан булмаганча бердәм, иңгә-иң булырга тиеш!» – дип язган Эдуард Шәрәфиев.

Шулай ук депутат мобилизацияләнгән һәм үз теләкләре белән хәрби операциягә киткән гражданнарга матди-техник һәм гуманитар ярдәмне төгәлрәк һәм адреслы күрсәтү өчен, аларның хәрби шартлардагы чын ихтыяҗларын аңларга тели, дип яза «Казанские ведомости» газетасы.

«Килешү буенча хезмәт итеп бетергәч, хәрби операция зонасына гуманитар экспедицияләр оештыру буенча эшемә кайтырга һәм активрак шөгыльләнергә өметләнәм! Алда эш күп әле. Уртак Җиңүгә лаеклы өлеш кертергә тырышачакмын!» – дигән Шәрәфиев.

«Татар-информ» хәбәрчесе дә Эдурад Шәрәфиев белән сөйләшкән.

«Яныңда якташлар булу бик ярдәм итә. Бу хәрби рухны күтәрә. Якташлар һәрчак иңен куячак. Биредә, хәзер мин булган җирдә, үз теләге белән килүчеләрнең чиреге – Татарстан егетләре», – ди депутат.

Эдуард Шәрәфиевның махсус хәрби операция зонасыннан кайтуын гаиләсе түземсезлек белән көтә. Аның хатыны һәм 4 баласы бар. Аларның иң кечесенә 10 яшь.

Депутат сүзләренчә, аның фронтка үз теләге белән китү карарын гаиләсе кабул иткән, ләкин, әлбәттә инде, борчылалар.

«Әлбәттә инде, хатыным борчыла. Ләкин минем карарны гаиләм хуплады. Барысы да яхшы булыр дип өметләнәм», – дип сөйли Татарстан Дәүләт Советы депутаты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100