news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанның Бөгелмә районындагы авылны су баскан

news_top

Татарстанның Бөгелмә районы Татар Димскәе авылын су баскан. Бу видео социаль челтәрләрдә чыкты.

Видеода күренгәнчә, авыр урамнары буйлап яңгыр суларыннан «ясалган» елга ага, агач ботаклары да җирдә аунап ята. Шулай ук авыл зиратын да су баскан, дип яза «Именно шулай» телеграм-каналы.

Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров бу хәлгә аңлатма бирде.

«Бүген көчле яңгырлар аркасында Татар Димскәе авылын су басты. Бәхеткә, һәлак булучылар, зыян күрүчеләр юк. Торак йортларга да зыян килмәде. Социаль объектлар да штат режимында эшли.

Халыкны эвакуацияләү һәм вакытлыча яшәү урыннары булдыру таләп ителми. Хәлне контрольдә тотабыз! Барысы да яхшы. Зыян күрүчеләр һәм җимерелгән урыннар юк!» – дип сөйләгән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар