Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанның бер районында яшь укытучыларга 50 мең сум акча бирәчәкләр

news_top_970_100
Татарстанның бер районында яшь укытучыларга 50 мең сум акча бирәчәкләр

Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының Яшел Үзән районында узган утырышында район башлыгы Михаил Афанасьев яшь укытучыларга 50 мең сум акча биреләчәген әйткән, дип яза «Ватаным Татарстан».

Утырышта Мари Элның Дәүләт Җыены рәисе Анатолий Смирнов һәм килгән кунаклар Яшел Үзәннең 18нче лицей эшчәнлеге белән танышкан. Шунда Осиново мәктәбе укытучысы яшь укытучыларга ярдәм итү мәсьәләсе турында сүз башлаган.

«Сүз уңаеннан, республикада яшь укытучыларга 3 ел дәвамында ай саен өстәмә 2510 сум акча түләнә. Узган ел бу 1000 сумнан артыграк иде.

«Дөрестән дә, мондый мәсьәлә бар. Без райондагы яшь укытучыларга 3 ел дәвамында, елга бер тапкыр 50 мең сум акча түләячәкбез. Моның өчен мөмкинлекләребез дә бар. Әлеге акчаны яшь педагогларга декабрь аенда түләргә җыенабыз, – дип, сөенечле хәбәр җиткерде Михаил Афанасьев», – дип яза «Ватаным Татарстан».

«Очрашуда мондый ярдәм турында башка районнарга да уйлап карарга тәкъдим иттеләр. 25 мең сум буламы, аннан күбрәкме – ярдәм бит», – диелә «Ватаным Татарстан» журналисты Сәрия Мифтахова репортажында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100