Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанның бер авылында чәшке дистәләгән чебешне буып аткан - видео

news_top_970_100
Татарстанның бер авылында чәшке дистәләгән чебешне буып аткан - видео

Мессенджерларда чәшкенең (норка) бер татар авылындагы хуҗалыкка «һөҗүме» нәтиҗәләрен тасвирлаган видео таралды. Чәшке бер хуҗалыкта дистәләгән бройлер чебешен буып аткан. Хуҗабикә хатын ишегалдында, абзар-кура тирәсендә үлеп яткан чебешләрне карап йөри, «Үләм!» дип сукрана. 

Икенче видеода – бу һөҗүмдә «гаепләнүче». Чәшкене хуҗа капкынга эләктергән. Хуҗа хуҗабикә һәм күршеләре белән капкынга төшкән чәшке турында фикер алыша. Күршесе: «Җибәрә күрмә, бәреп үтер!», дип көлә. Тагын берсе «Бүтән урамга җибәр!» дип шаяртып киңәш бирә. 

Бу видеоларның тәгаен кайда төшерелгәнен белмибез. Мессенджерда Сарман районы дип язалар. Әгәр белсәгез, язып җибәрсәгез иде.  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100