news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанның автомобиль инспекциясе алдагы көннәрдә җепшек кар һәм томан турында кисәтте

news_top
Татарстанның автомобиль инспекциясе алдагы көннәрдә җепшек кар һәм томан турында кисәтте
Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»

4-7 ноябрьдә Татарстанда һава торышы начарлану көтелә: томан төшәчәк, яңгыр һәм җепшек кар явачак. Бу хакта Дәүләт автомобиль инспекциясе хәбәр итә, дип яза «Челнинские известия».

Шул сәбәпле машина йөртүчеләргә сак булырга: кисәк маневрлар ясамаска, тизлекне арттырмаска, тизлекне күренүчәнлекне һәм юл торышын исәпкә алып сайларга, фараларның якын утын һәм томанга каршы фаралар яндырырга, юл чатларын һәм җәяүлеләр кичүен үткәндә аеруча сак булырга киңәш итәләр.

Җәяүлеләр киемнәргә яктылык кайтаргыч элементлар куярга һәм юл аркылы бары тик тиешле урыннардан гына чыгарга тиеш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар