Татарстанның атказанган химигы Рәис Метшин вафат. Ул Казан мэры Илсур Метшинның һәм Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшинның әтисе иде. Бу турында Түбән Кама районы хакимияте хәбәр итте.
Район башлыгы Радмир Беляев Рәис Метшинның Түбән Каманы үстерүгә керткән өлешен билгеләп үтте. Метшин шәһәр төзелеп килгән чорда Түбән Камага килгән һәм гомеренең зур өлешен аңа багышлаган.
«Рәис Метшин Түбән Каманы үз хезмәте белән булдырган кешеләр буыны вәкиле иде. Шәһәр төзелеп килгән елларда бирегә килеп, ул гомеренең күп елларын аңа багышлады, предприятиеләребездә эшләде, үз тәҗрибәсен һәм белемен башкаларга тапшырды», — дип ассызыклады Беляев.
Рәис Метшинның хезмәт эшчәнлеге Түбән Каманың зур предприятиеләре — нефть химиясе комбинаты һәм «Түбән Кама шин» предприятиесе белән бәйле булды. Ул күп еллар сәнәгать өлкәсендә эшләде, хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык мәсьәләләре белән шөгыльләнде, дип яза «Татар-информ».
Түбән Кама мэры Радмир Беляев Рәис Метшинның хатыны Разия Нурулловнага, уллары Илсур, Айдар һәм Айратка, шулай ук гаиләнең туганнары һәм якыннарына кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде.
Татарстан Рәисе Администрациясе Рәис Метшинның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашты, дип хәбәр итте «Татар-информ».
«Кире кайтарып булмый торган югалту ачысын тормыш иптәше — Метшина Разия Нурулловна һәм балалары — Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Айдар Рәис улы Метшин, Казан шәһәре мэры Илсур Рәис улы Метшин, Айрат Рәис улы Метшин белән бергә кичерәбез», — диелә хәбәрдә.
«Сезнең белән бергә кайгырабыз», — дип өстәделәр Татарстан Рәисе Администрациясендә.