Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Табиблар аның гомере өчен 8 көн көрәшкән» – Гүзәл Шакирова вафат

news_top_970_100
«Табиблар аның гомере өчен 8 көн көрәшкән» – Гүзәл Шакирова вафат

Татарстанның атказанган физик культура һәм спорт эшлеклесе Гүзәл Шакирова вафат

Татарстан Министрлар Кабинетының Сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру мәсьәләләре идарәсе башлыгы, Татарстанның атказанган физик культура һәм спорт эшлеклесе Гүзәл Шакирова 54нче яшендә вафат булган. Бу хакта KazanFirst хәбәр итә.

Гүзәл Шакирова бүген иртән вафат булган. Табиблар аның гомере өчен 8 көн көрәшкән. Шул исәптән Мәскәүдән дә белгечләр җәлеп ителгән, әмма аларның тырышлыгы файдасыз була.

Моңа кадәр Гүзәл Шакирова коронавирус белән авырган, әмма үлемен бу авыру белән бәйләмиләр, дип яза «Бизнес-онлайн» сайты.

1993 елдан башлап Гүзәл Рәисовна Татарстанның Министрлар Кабинетында эшли, 2014 елдан Министрлар Кабинетының Сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру мәсьәләләре идарәсе башлыгы вазифасын башкара. Аның эшчәнлеге ярдәмендә республикада халыкара, бөтенроссия, республика чаралары, шул исәптән 2015 елда су спорты төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты, 2017 елда FIFA Конфедерацияләр кубогы, 2018 елда футбол буенча FIFA дөнья чемпионаты уздырылды.

Шулай ук Гүзәл Шакирова 2020-2021 елларда коронавирус белән көрәшү өчен зур эшләр башкарды. Ул югары дәрәҗәдә принципиаль, әдәпле, ярдәмчел һәм кешелекле булуы белән аерылып тора иде.

Гүзәл Шакирова белән хушлашу 2022 елның 30 декабрендә 10:00 сәгатьтә «Гаилә» мәчетендә (Казан шәһәре, Җәүдәт Фәйзи урамы, 2 йорт) була. Аны «Курган» зиратында җирләячәкләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100