Чиләбе өлкәсенең «Татар-башкорт мәдәнияте үзәге» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, Татарстанның атказанган артисты Марат Канафин вафат. Кайгылы хәбәрне социаль челтәрләрдә Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова җиткерә.
«Марат Канафин. Чиләбе өлкәсендә бик күп татар артистлары белән эшләгән кеше. Мин аны яхшы дус, ачык кеше, ярдәмчел, сүзендә тора торган, бик матур тавышлы җырчы буларак беләм.
Бүген бик авыр булды синең хактагы хәбәрне ишеткәч. Вакытсыз киттең… Авыр туфрагың җиңел булсын, Марат», – дип яза ул.
Марат Канафин – җырчы, Татарстан Республикасының атказанган артисты, Чиләбе өлкәсенең «Татар һәм башкорт мәдәнияте үзәге» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе. Гомерен татар һәм башкорт халыкларының мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә багышлаган шәхес. Аны төбәк Сабантуйларын, шулай ук кече ватаны – Курган өлкәсе Бахарев авылында зурлап Сабантуй оештыручы буларак та беләләр.