Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанның атказанган артисты мобилизацияләнүчеләргә оекбашлар бәйләү өмәсендә катнаша

news_top_970_100

Татарстанның атказанган артисты Олег Фазылҗанов туган авылы – Балык Бистәсе районы Казаклар Чаллысы авылында мобилизацияләнгән якташларына ярдәм итү чарасында катнашкан.

«Махсус операциягә чакырылган авылдашларыбызга, аларның иптәшләренә җылы оекбашлар җибәрергә дип, өмәгә җыелыша башладык. Көн саен диярлек, өйдәге эшләрне бетерүгә, кич белән клубка чыгабыз. Инде шактый эш башкарылды. Өйләрендә бәйләп китерүчеләр дә бар», – дип хәбәр итә авыл китапханәсенең социаль челтәрдәге төркеме.

Фотолардан күренгәнчә, авыл кешеләре бергәләшеп йон эрли, аны ката, йомгалардан йон оекбашлар бәйли. Клуб бинасына җыелучылар арасында Татарстанның атказанган артисты Олег Фазылҗанов та бар.

«Ике ел элек Олег дәдәй үз нигезенә матур йорт салып куйды. Ялларында авылга еш кайткалый. Бәйрәмнәребездә дә, өмәләрдә дә катнашып тора. Олег Фазылҗанов – безнең авылның горурлыгы ул», – дип хәбәр итә театр артистының авылдашлары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100