Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанның «Алга» батальоны хәрбиләренә «Батырлык» ордены һәм медальләр тапшырганнар

news_top_970_100
Татарстанның «Алга» батальоны хәрбиләренә «Батырлык» ордены һәм медальләр тапшырганнар

Бүген махсус хәрби операция зонасында Татарстанның «Алга» батальоны хәрбиләрен бүләкләгәннәр. Бу хакта «Алга» һәм «Тимер» батальоннары эшчәнлеген яктырта торган «Телеграм» каналы яза.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, хәрбиләргә хәрби бурычларны үтәгән өчен «Батырлык» ордены, шулай ук «Батырлык өчен» һәм «Сугышчан батырлык өчен» медальләре тапшырылган.

Ничә хәрбинең бүләкләнүе әйтелми. Әмма фотолардан күренгәнчә, 4 татарстанлыга «Батырлык» ордены тапшырылган, ә «Сугышчан батырлык өчен» медален кимендә 3 хәрби алган. Фотоларда аларның берсендә «Батырлык өчен» медален дә күреп була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100