news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанның 13 кешесе Украинадан әсирлектән кайтарылган

news_top
Татарстанның 13 кешесе Украинадан әсирлектән кайтарылган
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская ярдәме белән, 2023 елда республиканың 8 кешесен туган илләренә кайтырга өлгерде, ә бүгенге көндә аларның саны тагын 5 кешегә артты, дип яза «Республика Татарстан» газетасы журналисты Эдуард Салихов.

Сәрия Сабурская сүзләренчә, узган ел омбудсмен аппараты эшенең иң мөһим юнәлешләренең берсе – хәрбиләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының хокукларын яклау булган. 2023 елда аңа 5,7 меңнән артык граждан мөрәҗәгате, 60,1 мең дәүләт хезмәтләре порталы аша һәм 104 меңе «Халык контроле» системасы аша килгән.

«Без барлыгы 87 гражданны кабул иттек, шул исәптән 30 уртак кабул итү. Министрлыклар һәм ведомстволар катнашында 6 телефон «кайнар линиясе» үткәрелде, алар барышында без 330 шалтырату кабул иттек», – дип билгеләп үтте Сәрия Сабурская.

Республика халкы көн саен махсус операция территориясендә булган хәрбиләргә гуманитар ярдәм итеп посылкалар әзерли. Кемдер коры шулпа өчен концентратлар әзерли, кемдер блиндажлар яки артиллерия кораллары өчен маскировка челтәрләре үрә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар