Татарстанның 10 ягулык салу станциясендә сыйфатсыз дизель ягулыгы ачыкланган. Шул ук вакытта белгечләр 154 станцияне тикшергән һәм ягулыкның 300дән артык үрнәген алган. Бу хакта Татарстан Республикасында Ягулык-энергетика ресурсларыннан рациональ файдалануны һәм аларның сыйфатын тәэмин итү идарәсенең бүлек башлыгы Шамил Гумеров «Татар-информ»га хәбәр итте.
«Стандартка туры килмәүнең төп күрсәткече — кабыну температурасы», — дип билгеләп үтте Гумеров.
Ул аңлатканча, мондый кагыйдә бозулар еш кына төрле ягулык төрләрен ташыганда саксызлык аркасында килеп чыга. Мәсәлән, бензин ташыган автоцистернада ягулыкның аз гына өлеше калырга мөмкин. Әгәр киләсе тапкыр шул цистернага дизель ягулыгы тутырсалар, бензинның хәтта аз күләме дә кабыну температурасына йогынты ясаячак.
Гумеров шулай ук мондый җитешсезлекләрнең күбесенчә кечкенә компанияләрдә һәм шәхси эшмәкәрләрдә күзәтелүен әйтте. Аларның 5–6 ягулык салу станциясеннән торган челтәренә бер-ике генә ягулык ташучы автомобиль туры килә.
Татарстанда 26 октябрьдән автомобиль ягулыгының сыйфатын ягулык салу станцияләрендә тикшерү буенча ел саен үткәрелә торган айлык башланды. Бүгенге көнгә белгечләр республикадагы 154 ягулык салу станциясеннән 312 ягулык үрнәге алган.
Тикшерү тәртибе түбәндәгечә: белгечләр ягулык салу станциясенә килеп, анализ өчен ягулык үрнәге ала һәм аны аккредитацияләнгән стационар лабораторияләргә җибәрә. Анда ягулыкның сыйфатын билгеләү өчен берничә химик тәҗрибә үткәрелә, диелә хәбәрдә.