«Татарстанның үз Конституциясе булуы Россиянең Федерация икәнлеген раслый»
Бүген Татарстан Республикасы Конституциясенә 28 ел. 126 маддәдән торган төп законыбыз 1992 елның 6 ноябрендә кабул ителде.
6 ноябрьдә Татарстан Югары Советы республика Конституциясен кабул иткәнгә 28 ел тулды.
Татарстан Конституциясенә 1990 елның 30 августында кабул ителгән Татарстанның Дәүләт Суверенитеты турында Декларация нигез итеп алына.
1992 елның 21 мартында Татарстан суверениты турында референдум үткәрелә, тавыш бирүчеләрнең 61,4 проценты суверенитетны хуплый.
Конституцияне язу катлаулы вәзгыятьтә бара: Татарстан статусы турында федераль үзәк белән даими сөйләшүләр алып барыла, Казан урамнарында сәяси акцияләр бара.
Татарстан Конституциясе проекты 1991 елның 31 декабрендә фикер алышу өчен тәкъдим ителә, аңа барлыгы 5,3 мең тәкъдим, төзәтмә кертелә.
1992 елның маенда Татарстан Югары Советы утырышында төп канунның беренче укылышы үтә. 1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Конституциясе кабул ителә. Гамәлгә керү вакыты — 1992 елның 30 ноябре.
Конституция «Татарстан Республикасының күпмилләтле халкы һәм татар халкы ихтыярын чагылдыра» дигән преамбуладан башлана. Конституция 7 кисәк, 126 маддәдән тора.
Конституция кешенең иң югары кыйммәте — иреген иң югары хәзинә дип таный, демократик тәртип нигезләрен билгели һәм дәүләтне әлеге төп кыйммәтләрне сакларга һәм якларга йөкли.
Татарстан - Россиянең яңа тарихында Төп законны кабул иткән беренче төбәк. Россия Констициясе бер ел соңрак — 1993 елның 12 декабрендә кабул ителә. Башкортстан Төп канунны бер ел соңрак — 1993 елда кабул итә. Ә тагын бер елдан соң бу процесс башка субъектларда башлана.
Социаль тикшерүчеләр буенча, Татарстан халкының үз Конституциясенә ышаныч дәрәҗәсе Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләрнең үз субъектлары төп законына караганда югарырак.
«Конституциябез яши һәм республикабызга аягында нык басып торырга мөмкинлек бирә»
Татарстанның халык шагыйре, 1990 — 2019 елларда Татарстан парламенты депутаты Разил Вәлиев татар һәм рус телләренең мәктәпләрдә бертигез дәрәҗәдә кулланылмавына басым ясады:
Минем өчен Конституциянең бар маддәләре дә мөһим. Әмма әдәбият-сәнгать-мәдәният-мәгариф әһеле буларак, нәкъ менә шул өлкәгә караганнары аеруча кадерле. Милли мәгарифебез, милли мәдәниятебез турындагы статьяларны кабул иткәндә парламентта бик кызу бәхәсләр булган иде. Бу бәхәсләрнең әле бүген дә тынганы юк. Кызганыч, Конституциядә телләр тигезлеге турында ап-ачык итеп язылса да, мәктәпләребездә татар һәм рус телләрен дәүләт теле буларак тигез күләмдә укыту мәсьәләсе әле һаман хәл ителмәгән. Югыйсә, Россия Конституция мәхкәмәсе инде 2004 елда ук Татарстан мәктәпләрендә ике дәүләт телен тигез укытуның Россия Конституциясенә каршы килмәве турында карар кабул иткән иде. Димәк, көрәш дәвам итә, дигән сүз.
Белгәнебезчә, милләттәшләребезнең күпчелеге Татарстаннан читтә яши һәм алар туган телне өйрәнү, милли мәдәниятебезне саклау өчен Татарстаннан ярдәм көтә. Шуны истә тотып, 2002 елда, яңа редакциясен эшләгәндә, без Туфан ага Миңнуллин белән икебез бергә Конституциябезгә өстәмә маддә кертүне тәкъдим иткән идек. Ул маддәнең эчтәлеге республикабыздан читтә яшәүче татарларга туган телләрен һәм милли үзенчәлекләрен саклауда Татарстанның ярдәм итүе турында иде. Бик озак фикер алышулардан соң ул, ниһаять, 14нче маддә буларак кабул ителде һәм гамәлгә дә керде.
Бүгенге көндә без, шушы маддәгә таянып, читтәге төбәкләр өчен милли белгечләр әзерләү, театрларыбыз һәм башка иҗат коллективларыбызның гастрольләрен оештыру, милли оешмаларга ярдәм итү кебек мәсьәләләрне хәл итә алабыз. Шунысы кызганыч, Конституциянең иң әүвәлге вариантындагы (1990 ел) суверенлык, гражданлык, мөлкәт турындагы бик тә мөһим статьялары, Россия законнары белән тәңгәлләштерелеп, өлешчә үз көчләрен югалтты. Әмма шактый үзгәрешләр кичерсә дә, Төп законыбыз — Конституциябез яши һәм республикабызга аягында нык басып торырга, халкыбызга киләчәккә өмет белән карарга мөмкинлек бирә.
«Иң мөһиме — халыкның үз Конституциясенә ихтирам белән каравы»
ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулла Конституцияне дәүләтчелекнең бер атрибуты дип атады:
Мәсәлән, Казан өлкәсе генә булып саналсак, бездә устав кына булыр иде. Конституция, дәүләтчелек, башка дәүләт кысасында булса да, зур казаныш дип саныйм. Конституция вакыты-вакыты белән яңарып торса да, гел тәңгәлләштерелсә дә, барыбер безнең күңелгә горурлык өсти.
Аның һәр маддәсе мөһим, шәхсән миңа 8нче маддә бик ошый. Анда Татарстан Республикасында дәүләт телләрен — тигез хокуклы татар һәм рус телләре тәшкил итә дип язылган. Бу маддә тормышка ашмаган. Кызганыч, татар теле рус теле белән бертигез дәрәҗәдә түгел. Конституция — төп закон, ул үтәлергә тиеш. Аны үтәр өчен, гадәттә, өстәмә законнар кабул итәләр, иң мөһиме — халыкның үз Конституциясенә ихтирам белән каравы.
14нче маддә дә бик мөһим, чөнки читтәге татарларның хәле тел һәм мәдәният ягыннан аянычрак. Әлеге гамәл тормышка ашырыла дип саныйм, башка регионнарда яшәүче татарлар ярдәмгә гел сөенә. Бу — Татарстан һәм Конституциянең гаранты булган Президентның зур эше һәм изге эшкә өлеш кертүе.
«Референдум үткәрелмәсә, республиканы танымыйбыз, диделәр»
Танылган татар журналисты, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев фикеренчә, Татарстан Конституциясенең барлык маддәләре дә газиз, мөһим һәм кагылгысыз:
Ул документ татар халкының таянычы бар дигән фикерне ныклап, шуның гарантиясе булып тора. Без аның кайдан килеп чыкканын хәтерлибез. Туксанынчы елларда үзгәрешләр чорында Россия регионнарының статуслары төрлечә иде: өлкәләр, крайлар бар. Шул вакытта Татарстанга карата төрлечә шикләнеп, кырын караулар булды. «Референдум үткәрелмәсә, танымыйбыз», — диделәр.
Референдум 1992 елның мартында үтте, шуның нәтиҗәсендә, 6 ноябрьдә Конституция кабул ителде. Ул суверенлыкны һәм татар милләтенең дәүләте булуын ныгытты. Эчтәлеген дә шикләнеп кабул иткәннәрдер, аңа үзгәрешләр дә кертелде, чөнки сәяси шартлар үзгәрде. Шулай да бу Конституция бар һәм ул аның эчендә Татарстанның суверенлыгын, хакимиятнең чыганагын, халык булуын раслаучы документ булып яши. Шушы документ булганда республикабыз бар дигән сүз.
Кайбер өлкәләр безгә карап уставлар төзеде, күп кенә төбәкләрдә ул уставларны юкка чыгару да булды — үзенең документыннан башка яшәүче территорияләр дә бар. Шулчак Татарстан — дәүләт ул, дип әйткәч, гаҗәпләнеп китәләр. Федератив дәүләт эчендә дәүләт була ул. Татарстанның үз Конституциясе булуы — Россиянең Федерация икәнлеген раслый.
Татар милләтенә караган 14нче маддә ТРдан читтә яшәүче татарларга милли мәдәниятне, телне саклауда ярдәм итә. Шуңа карап, милләттәшләребез өметләнеп тора. Моңа төрле караш бар. «Ни өчен безнең байлыкларны читтә яшәүче гражданнарга бирәсез?» — диючеләр дә бар, эш байлыкта түгел, эш телдә, мәдәнияттә һәм милләттә, ягъни татар теле — экстерриториаль күренеш. Ул Татарстанда һәм татар яшәгән бар җирдә хәрәкәт итә. Татарның телевидениесе, театры, радиосы булса, ул бөтен дөньяга хезмәт итә дигән сүз. Төп милкебез татар халкының мәдәнияте, тарихы һәм туган теле.
Конституция мөмкинлекләребезне искә төшерә. Элекке заманнарда Конституция дәресе була иде. Дәрес булса да, булмаса да, Татарстан Конституциясен табарга, укырга кирәк. Анда тигез күләмдә, тигез хокуклы ике дәүләт теле яши, дип язылган. Тел турындагы маддә Конституциягә кергән һәм ул яши. Дөрес, ул кайберәүләргә ошап та бетмәде.
Бу Конституциянең эчтәлеге безнең күңелдә татар кешесе һәм Татарстанны яраткан кешенең күңелендә булырга тиеш. Татарстан гражданлыгы юк дип, мескенләнеп китәбез. Россиядә яшәгән кеше Татарстанда яшәсә, димәк, ул Татарстан гражданы. Димәк, ул Татарстанның Конституциясе, аның кануннарына хөрмәт белән карарга тиеш.
«Конституциябез халыкара нормаларга килештерелеп төзелгән»
ТР Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән арадашлык бүлеге мөдире Айрат Фәйзрахманов Конституциядә иң мөһиме — Татарстан Республикасының булуы, анда ике дәүләт теле — татар һәм рус телләре кулланылуы дип саный:
Татарстанның республикадан тыш яшәгән татарларга булышуы мөһим. Төп нигезләмәләрен карасак, Татарстан Республикасының эшчәнлеге, вәкаләтләре, мөнәсәбәтләре Россия Федерациясе белән шартнамә нигезендә алып барылуы шулай ук мөһим. Ул маддә хәзерге вакытта булмаса да, аны «йоклаган» маддә дип атап була. Бу федерализмга, төбәкнең үзенчәлекле булуына юридик нигез булып тора. Кайчан да булса ул яңадан торгызылыр дип уйлыйм.
Һәр маддәнең үзенә күрә асылы, мәгънәсе бар. Конституциябез халыкара нормаларга килештерелеп төзелгән — монысы да мөһим. Барлык хокуклар һәм ирекләр теркәлгән. Моннан тыш, экологиягә игътибар, сугыш пропагандасын алып бармау маддәсе бар. Россия Федерациясе субъектларының халыкара мөнәсәбәтләрдә катнашуы да игътибарга лаек. Федераль үзәк белән килештереп, тышкы икътисади мөнәсәбәтләрне актив алып бара алабыз — бу һәр Татарстан кешесенә үз файдасын китерә дип әйтә алабыз. Татарстанда актив инфраструктура булу маддәләр нигезендә дә барлыкка килгән.
«Барлык җаваплылык Татарстан карамагында»
«KazanFirst» интернет-басмасы журналисты Илнур Ярхәмов 14нче маддәнең якын икәнлеген әйтте:
14нче маддәдә ТРдан читтә яшәүче татарларга милли мәдәниятне, телне үстерүдә, аларның үзенчәлекләрен саклап калуда Татарстаннан ярдәм күрсәтелүе турында язылган. Конституция нигезендә, Россиянең башка төбәкләрендә яшәүче татарларны Татарстан игътибарга ала. Әлеге маддәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та яклап чыкты: «Без Россиядә яшәүче татарлар өчен җаваплы», — дип әйтте ул.
Әлеге маддә мәгълүмат чаралары ярдәмендә Татарстанның чикләрен киңәйтә. Безнең өчен Татарстаннан тыш булган татар халкына кагылышлы бар нәрсә дә мөһим. Шул ук вакытта мәдәни, милли яктан, бу маддә Россия һәм бөтендөнья татарларының башкаласы итеп Казан шәһәрен билгели дип әйтсәк була, чөнки барлык җаваплылык Татарстан карамагында.
«Барлык дәүләт оешмаларындагы кешеләр милли костюмда йөрергә тиеш, дигән канун кертелсен иде»
Конституциядәге кайсы маддәләр күңелегезгә хуш килә, дигән сорау белән Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевка да мөрәҗәгать иттек.
Сәясәткә кергәнем юк. Кануннарга килгәндә, минем өчен татар теле белән рус теленең бертигез дәрәҗәдә булуы мөһим. Татарстанда кибет, учрежденияләр, оешмалар, ашханә, кафеларда татарча һәм русча язулар, элмә такталар булсын иде. Барлык депутатларның татарча һәм русча сөйләшүләрен, милли костюмнар килеп йөрүләрен телим. Гомумән, барлык дәүләт оешмаларындагы кешеләр милли костюмда йөрергә тиеш, дигән канун чыгару кирәк дип саныйм.
Татар эстрадасы җырчылары татар телен саклауга өлеш кертсеннәр иде. Конституция көне һәм башка республика бәйрәмнәрендә күп акча түгеп, Мәскәүдән артистлар чакыруны кирәк дип тапмыйм, үзебезнең артистлар да бихисап.
Сүз иреге дигәндә, безнең сүз болай да ирекле. Кемнеңдер авызын томалап куйганнарын күргәнем юк. Интернетта да бар мәгълүмат ачык. Әйтик, ниндидер бер полиция хезмәткәренең ришвәт бирүен яктыртканны бөтенләй кабул итмим. Ул халык арасында шушы хезмәткәрләргә карата нәфрәт тудыра. Бәлки, андый әйберләрне киресенчә чыгарырга кирәкмидер? Үзара гына хәл ителсен иде.
Банкротка калган биналар да бар, бу мәсьәләләрнең дә зурдан купмыйча, Мәскәү дәрәҗәсенә кадәр барып җитмәвен телим. Күп кенә сораулар журналистлар кулы аркылы узгач кына хәл ителә башлый.
«Игътибарны җәлеп итә торган маддә — дәүләт телләре турындагысы»
«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе башкарма директоры урынбасары, журналист Данил Гыйниятов аерып кына бер маддәне атап үтә алмавын әйтте:
Конституция булгач, аның барлык маддәләре мөһим. Татар милләте өчен үзенчәлекле һәм игътибарны җәлеп итә торган маддә — дәүләт телләре турындагысы. Шушы маддәнең эшләвен тәэмин итү бүгенге көндә яңа барлыкка килгән Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенә йөкләнәдер дип уйлыйм. Алар алдында Мәскәү белән килештереп, туган проблемаларны милләт өчен дөрес юлга юнәлтеп җибәрү бурычы тора.
Бөтендөнья татар конгрессының массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге хезмәткәре, шагыйрь Булат Ибраһим 2нче һәм 8нче маддәләр мөһим булуын билгеләп үтте:
Татар язучысы буларак, миңа кеше хокуклары, аның иреге һәм республикада туган телебездә сөйләшү, иҗат итү мөһим.
2 маддә: Кеше, аның хокуклары һәм ирекләре — иң зур хәзинә. Кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен тану, үтәү һәм яклау — Татарстан Республикасының бурычы.
8 маддә: Татарстан Республикасында дәүләт телләре — тигез хокуклы татар һәм рус телләре. Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте органнарында, җирле үзидарә органнарында, дәүләт учрежденияләрендә Татарстан Республикасының дәүләт телләре бертигез дәрәҗәдә кулланыла.
«Милләтебез өчен тырышканнарны да хәтердә тотыйк»
Идел-Урал төркиләре мәдәният һәм ярдәмләшү җәмгыяте рәисе Гөлтән Ураллы:
Конституция — Татарстан Җөмһүриятенең төп законы. Без, Төркиядә яшәүче татарлар, аның 1992 елда ничек кабул ителүен белеп-ишетеп тордык. Ул елларда ирешкән уңышлар канун белән ныгытылуы безгә дә горурлык өстәде. Анда Татарстанның үзенең Төп кануны, туграсы, байрагы, гимны күрсәтелгән, дәүләт телләре: татар һәм рус телләре дип язылган. Милләтебез өчен тырышканнарны да хәтердә тотыйк. Татарстанда яшәүчеләрне Конституция көне белән котлыйбыз! Бабаларыбызның туган җиренә бәрәкәт, үсеш, ныклык телибез!
Ләйсән Шаһин, Ph.D., Мәрмәрә университеты Төркият тикшеренүләре институты фәнни хезмәткәре (Истанбул):
“Татарстан конституциясе турындагы фикерләрегез?” дигән сорауга шунда ук җавап бирә алмыйча аптырашта калдым, чөнки конституциянең кайбер маддәләре турында ишетеп белсәм дә конституция текстын моңарчы тулаем укып чыкканым булмаган иде әле. Шуңа күрә миңа сорау биргән хәбәрчедән рөхсәт алып башта Татарстан Республикасы конституциясен башыннан ахырына кадәр җентекләп укып чыктым. Минем өчен файдалы гамәл булды дип исәплим. Безнең республиканың төп законында ниләр теркәлгән, республикадагы тормыш һәм татар милләтенең мәдәни хәяте хокукый яктан нинди нигезгә таяна – боларны белеп тору Татарстан Республикасында яшәүче кешеләргә дә, читтә яшәүче татарларга да кирәкле дип уйлыйм.
Дөньядагы бар нәрсәнең чын кыйммәте чагыштыру аша аңлашыла. Татарстан Республикасының төп законы турында фикер йөреткәндә дә аны башка дәүләтләрнең төп законнары белән чагыштырып карау мәслихәт. Мәсәлән, Татарстан конституциясе белән Россиядагы башка республикаларның конституцияләре арасында нинди охшашлыклар һәм нинди аермалыклар бар икән? Чит илләрнең конституцияләре белән чагыштырып карау да кызыклы булыр иде. Вакыт тигәндә бу чагыштыруларны ясап безнең төп канунны шул күзлектән чыгып үлчәүгә салып карарга булыр дип хәтеремә беркетеп куйдым. Әлбәттә, кануннар турында тулы, чын дөрес бәяне хокук белгечләре бирә. Мин хокук белгече түгел. Татарстан Республикасы конституциясен дилетантларча һәм бары тик үземнең шәхси тормышыма кагылган якларыннан чыгып кына бәяли алам.
Татарстан конституциясендә минем шәхси уй-фикер, өмет-омтылышларыма туры килә торган күп кенә маддә очраттым. Беренче чиратта, һичшиксез, кеше һәм граждан хокуклары һәм ирекләрен санап киткән маддәләр турында әйтергә кирәк. Һәркемнең яшәргә, белем алырга, эшләргә һәм ял итәргә хокуклы булуы; ир-ат белән хатын-кызның тигез хокуклыгы; сүз, матбугат, фикерләр һәм инанулар иреге һәм тагын башка бик кирәкле, бик мөһим, бөтен кешелекнең уртак казанышы булып торган принциплар бөтен дәүләтләрнең конституцияләрендә иң түрдәге урынны биләп тора дип беләм. Татарстан конституциясе дә бу традицияне дәвам иттерә. Шулай тиеш тә. Ләкин бүгенге көндә бу принциплар безгә бик тә гадәти әйберләр кебек тоела. Бу ирекләрне һәм хокукларны яулап алу һәм аларны кануннар белән беркетү өчен кешелек тарихы буенча ничәмә-ничә буынның көрәшкәнен онытып җибәрәбез.
Моннан тыш Татарстан конституциясендә табигатьне һәм әйләнә-тирә мохитны саклауны, табигый байлыкларга сакчыл мөнәсәбәтне һәркемнең җаваплылыгы итеп беркеткән аерым маддә булуы (62 нче маддә) мине аеруча шатландырды. Дәүләткә экологик иминлекне тәэмин итү, әйләнә-тирә мохитне саклап калу һәм савыктыру чараларын күрү вазифасын йөкләүче 53 нче маддә дә бик мөһим. Кешелек дөньясы бигрәк тә соңгы гасырда табигатьне эштән чыгарды. Әйләнә-тирәбездәге мохитның нинди фаҗигале хәлгә килгәнен соңгы еллардагы табигый афәтләрдән күреп торабыз. Ковид зәхмәте дә моның күзгә бәрелеп тора торган нәтиҗәсе. Конституциябездә беркетелгән табигатьне саклау вазифасының әһәмиятен һәр кеше аңласа, бу җаваплылыкны һәр кеше тойса, яшел бишегебезне саклап кала алыр идек.
Татарстан конституциясенең игътибарымны җәлеп иткән башка бик мөһим үзенчәлеге – дошманлыкка, нәфрәткә, бер милләтне башкасыннан өстен күрүгә, милли яисә дини нигездәге ызгыш-талашларга кискен каршылык белдерүе. Бу турыда сүз берьюлы берничә маддәдә бара (12 нче, 29 нчы, 37 нче, 42 нче маддәләр). 15 нче маддәдә дәүләтләр һәм халыклар арасындагы бәхәсләрне хәл итү чарасы буларак көч куллану һәм сугыш кире кагыла. Бу карашта Татарстанның тынычлык сөюче күпмилләтле халкының тарихи тәҗрибәсе һәм татулыкта яшәргә омтылышы чагылыш тапкан.
Милләтем татар булганга күрә минем өчен туган телем – татар телем – миллилекнең иң мөһим чыганагы һәм символы булып тора. Шуңа күрә, һичшиксез, Татарстан конституциясендә татар теленең республикадагы хокукын билгеләүгә кагылышлы маддәләрне (8 нче, 34 нче, 56 нчы, 91 нче маддәләр) бик әһәмиятле саныйм. Татарстаннан читтә яшәүче татар кешесе буларак исә турыдан туры читтәге татарларга кагылышлы 14 нче маддәнең һәм Татарстанның чит дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрен билгеләүче 6 нчы маддәнең әһәмиятен ассызыклыйсым килә. 14 нче маддәдә Татарстан Республикасының Татарстаннан читтә яшәүче татарларга милли мәдәниятне, телне үстерүдә, үзенчәлекләрне саклап калуда ярдәм күрсәтүе беркетелгән. 6 нчы маддәдә исә Татарстан Республикасының чит дәүләтләр белән үз вәкаләтләре чикләрендә халыкара багланышларга керүе, вәкиллекләр алмашуы теркәлгән. Бу хокукый нигездә чит илләрдәге татарлар Татарстан Республикасының дәүләти игътибарын, кайгыртуын тоеп яшиләр. Мәсәлән, Төркиядәге татарларның мәдәни тормышында Татарстанның Төркиядәге Тулы Вәкаләтле Вәкиллеге зур роль уйный. Милли бәйрәмебез сабантуйны уздырганда, төрле мәдәни чаралар үткәргәндә, Татарстан һәм Төркия арасында фәнни багланышлар кору һәм интеллектуаль хезмәттәшлекне үстерү эшчәнлегендә вәкиллегебез безгә һәрвакыт булышлык күрсәтә. Вәкиллекнең булышлыгы аркылы Татарстан Җөмһүриятебезнең даими кайгыртучанлыгын сизү Төркиядәге татарларның күңелләрен күтәреп, рухландырып тора.
Йомгаклап шуны әйтәсем килә: бөтен кануннарга юнәлеш бирүче, хокукый тормышның нигезен тәшкил итүче конституциянең төп максаты – кеше белән дәүләт арасындагы мөнәсәбәтләрнең кысаларын билгеләү, икесенең дә төп хокукларын һәм җаваплылыкларын теркәү. Конституция – дәүләтнең иң мөһим билгесе, атрибуты. Дәүләт үз көчен төп законыннан ала. Гражданнарына шул нигездә терәк була. Конституция белән җентекләп танышкач аның әһәмиятен, дөресрәге, Татарстан Республикасының барлыгының барыбыз өчен дә нинди зур әһәмияткә ия булганын яхшырак аңладым.
Татарстан Республикасы Конституциясе көне котлы булсын! Татарстан Республикасы, мең яшә!