Татарстанның спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов көрәшне сагына
Йөрәгем мәйданга тартыла, дип язган ул.
Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов инстаграмга шәхси архивыннан фото куйган. Хәлил әфәнде данлыклы көрәшче, фотосында көрәштә җиңеп тәкә алу мизгеле сурәтләнгән.
"Бүген-иртәгә авылларда, районнарда сабан туе. Минем йөрәк мәйданга ашкына, түгәрәккә, келәмгә, көрәшкә. Без көрәштек, очкыннар чәчрәде. Эх! Ностальгия!" - дип язган ул.
"Бүген-иртәгә авылларда, районнарда сабан туе. Минем йөрәк мәйданга ашкына, түгәрәккә, келәмгә, көрәшкә. Без көрәштек, очкыннар чәчрәде. Эх! Ностальгия!" - дип язган ул.