Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанның Сәламәтлек саклау министры: "Авыруга тупас җавап биргәннәр, игътибарсыз калдырганнар икән – барысын да исәпкә алабыз"

Табибларга мөрәҗәгать итүчеләр ниләрдән ешрак зарлана? Ришвәт бирергә мәҗбүр итсәләр, нишләргә? «Дустанә хастаханә» атамасы ни аңлата? Татарстан хастаханәләрен төзекләндерү кайчан тәмамланыр? Бу һәм башка сорауларга Татарстанның Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин җавап бирде.

news_top_970_100
Татарстанның Сәламәтлек саклау министры: "Авыруга тупас җавап биргәннәр, игътибарсыз калдырганнар икән – барысын да исәпкә алабыз"

- Гадел Юнысович, Татарстанда хастаханәләрне заман таләпләренә туры килерлек итеп үзгәртү, яңарту бара. Бу программа ни дәрәҗәдә үтәлеп килә? Ике ел эчендә беренчел медицина бүлеген тулысынча яңартып чыгу мөмкин эшме?

– Бездә медицина оешмаларын заман таләпләренә туры килерлек итеп яңарту буенча яхшы тәҗрибә тупланган. 2011-2013 нче елларда бөтен ил буенча сәламәтлек саклау өлкәсен яңарту, заманчалаштыру программасы тормышка ашырылды. Бу максаттан моңарчы күрелмәгән күләмдә – 460 миллиард сум акча бүлеп бирелде. Ул вакытта Татарстан 11 миллиард сумга якын акча алды. Без, әлбәттә, Татарстан президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме аркасында, һәм төбәк бюджетыннан да акчалар кертү, шул ук вакытта республиканың Төзелеш, архитектура, торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итү аркасында шундый уңышка ирешә алдык. Объектларны капиталь төзекләндерүгә дәүләт заказы бирүче – үзенең заказ бирү хезмәте һәм проектлау институты булган Төзелеш министрлыгы булырга тиеш, дигән катгый карарга киленде.

Без чыннан да кыска вакыт эчендә – ике елда – 200 мең метр квадратка якын мәйданда төзекләндерү эшләрен башкарып чыктык. Моннан тыш, 7 нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсе базасында кичектергесез медицина үзәген кулланылышка тапшырдык. Башта беренчел медицина бүлеген яңарту эше өч ел дәвам итәр дип уйлаган идек, ләкин Президент аны ике елда тәмамларга дигән карар бирде.

Безнең беренчел медицина бүлеге 500 метр квадрат мәйданны тәшкил итә, шуның 60 процентын капиталь төзекләндерергә кирәк. Яңарту һәм заманчалаштыру планына 2017-2018 нче елларда 197 объект кертелгән, гомуми мәйданы 312 мең метр квадрат. Бу 2011-2013 нче еллардагы программада төзекләндерелгән мәйданнан бер ярым тапкырга күбрәк. Хәзер 71 объектта эш бара – Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләрендәге бу поликлиникаларда барлыгы 2 миллионга якын кеше теркәлгән.

Чыннан да, бу программаны кабул итеп, без алдыбызга бик югары максатлар куйдык. Ләкин аны тормышка ашыручылар – Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгы командасы, заказ бирүче хезмәте, проект институты, баш табиблар – барысы да бу эшнең тиешле нәтиҗәгә китерүен тели, һәммәбез дә авырулар, аларның туганнары, хастаханә хезмәткәрләре өчен мөмкин кадәр тизрәк әйбәт, уңайлы шартлар тудырылуын телибез, чөнки, һичшиксез, бу да бик зур әһәмияткә ия. Программа гади бер ремонтка гына кайтып калмый – эшне нәтиҗәлерәк оештыра башларга тиешбез, учреждениеләр арасындагы элемтәне сыйфатлырак оештырырга, дустанә мохит булдыру турында да кайгыртырга кирәк.

Хәзер алда әйтелгән дүрт шәһәрнең объектларында көн саен ике меңгә якын төзүче эшли. Бүгенге көндә 35 объектта эшләрнең беренче өлеше тәмамланды. Бу иң катлаулы өлеше иде, чөнки биналар эчендәге электр, су, канализация һәм башка челтәрләрне төзекләндерү, алыштыру шушы этапта башкарылды. Алга таба җиңелрәк булачак, вакытны да азрак алыр дип көтелә.

Бөтен җирдә ремонт баргач, халыкка уңайсызрак, әлбәттә, без моны беләбез, шуңа да ял көннәрендә эшләргә тырышабыз, хастаханә кабул итә торган кешеләр санын киметмибез. Йогышлы авыруларга каршы прививкалар ясауны гомумән хастаханәгә килеп тормаслык итеп оештырдык – быел беренче тапкыр прививка ясау бригадалары шәһәргә чыгып, җәмәгать урыннарында халыкка хезмәт күрсәтә башлады, алар привиканы бик тиз ясый.


– Сез әйткән 71 объект – барлык төзекләндереләсе медицина оешмаларының яртысы, бу өлешне кайчанрак тапшырырга планлаштырыла?

– Бу елның ахырына кадәр без бөтен төзекләндерү эшләрен тәмамларга тиеш. Әле болардан тыш, программага кермәгән объектлар да бар, алар программа кабул ителгәнче үк төзекләндерү исемлегендә иде. Аларда да тулаем яңарту, заманчалаштыру бара. Әлмәттәге балалар хастаханәсе тапшырылды инде. Искиткеч урын, бөтен кирәкле җиһазлары куелган, бу җиһазлар Сәламәтлек саклау министрлыгы стандартларына тулысынча туры килә. Әлмәт халкы яңартылган хастаханәнең уңай якларын күргәндер, югары бәяләгәндер дип уйлыйм.

Программага кермәгән, ләкин безнең өчен бик әһәмиятле булган тагын бер объект – ул 21 нче хастаханә. Без аны консультация-диагностика үзәге дип атыйбыз, чөнки мөмкинлекләре буенча ул үз җирлегендә генә эшләүче хастаханәләрдән бик аерыла, ул күпкә көчлерәк.

Казан соңгы елларда тиз үсә, халкы арта, хастаханәләрдә теркәлүчеләр саны бермә-бер артып тора, шуңа да шәһәрдә яңа объектлар ачу бик мөһим.

Менә шул 21 нче хастаханә дә башта 2,5 мең метр квадрат мәйданда урнашып, 27 мең кешегә хезмәт күрсәтүгә исәпләнгән иде. Ә бүген инде бу үзәккә 60 меңнән артык кеше беркетелгән. 2-3 ел үтмәс, торак массивларында йортларны төзеп бетерерләр, һәм халык саны 80 меңгә җитәр.

Казанның Идел буе районы өчен бу, әлбәттә, бик зур вакыйга. Без консультация-диагностика үзәге булдыру турында карары өчен Президентыбызга бик рәхмәтле.

21 нче хастаханәдә аерым авыру төрләре буенча белгечләр эшли. Бу бина тернәкләндерү үзәге буларак төзелгәнен исәпкә алып, без аны мөмкин кадәр үзгәртмәскә тырыштык, һәм бассейнны калдырдык. Ул тернәкләндерү, дәвалау технологияләрен үстерү өчен кулланылачак, һәм бу бик мөһим әйбер.

Шәһәрдә бассейннар күп булса да, алар сәламәтлекне торгызу, сихәтләндерү максатыннан су процедуралары уздыруга җайланмаган. Мәсәлән, инсульт кичергән авыру җылырак сулы бассейнда дәваланырга тиеш, югыйсә салкын судан тәне тартышып, хәле начарланырга мөмкин. Шуңа да безнең хастаханәдә бассейн җылы сулы, ул хәтта коляскада утыручы авыруларны да суда шөгыльләндерә алырлык итеп, махсус җиһазландырылган.

Татарстанда бер ел эчендә 30 меңгә якын кешенең таяну-хәрәкәт итү аппаратына операция ясала, 15 меңгә якын кеше баш миенең кан әйләнеше бозылу авыруы белән интегә – аларның барысына да тернәкләндерү, дәвалау кирәк.

Республикада бер ел эчендә 21 меңнән артык авыруга югары технологияле медицина ярдәме күрсәтелә, аларга алга таба да тернәкләндерү, аякка бастыру өчен дәвалау таләп ителә, шулай булганда югары медицина технологияләре мөмкин кадәр нәтиҗәле булачак.

Без кешенең гомерен саклап кына калмыйча, аны актив тормышка кайтарып, янәдән эшли алырлык, һөнәре буенча хезмәтен дәвам итәрлек итеп дәвалап чыгарырга тиешбез.

21 нче хастаханәдә тагын бер яңалык кертелде – ул да булса яман шеш авырулары бүлеге. Мин моны бик әһәмиятле әйбер дип саныйм, чөнки яман шештән үлүләр санын без бу куркыныч авыруны иң иртә чорында ачыклый башласак кына җиңә алачакбыз. Ә авыруны башлангычында килеш ачыклау өчен һәр табиб, медицина хезмәткәренең бу өлкәдә сизгер һәм сак булуы кирәк. Югары технологияле үзәктә эшлисеңме син, район үзәк хастаханәсендәме, табиб амбулаториясендә яисә фельдшер-акушер ноктасындамы – кайда булса да, авыруның иң беренче билгеләрен күреп ала белергә тиешсең.

Хатын-кызларның 40 процентында, 18 яшьтән соң, һәм ир-атларның 30 процентында, 30 яшьтән узгач – яман шеш күренеп тора торган урыннарда барлыкка килә, бу исбат ителгән. Ягъни авыру беренче тапкыр мөрәҗәгать иткәндә үк табиб аның яман шешкә тарыганын сизеп-күреп алырга мөмкин, ә инде алга таба өстәмә тикшерүләр һәм яман шеш барлыгын алдан ук белеп алу авыруны коткарып калырга, уңышлы дәваларга мөмкинлек бирә.

– Сез алдарак әйткәнчә, хастаханәләрне төзекләндерү генә җитми, андагы мохитне үзгәртү кирәк, табиб һәм авыру арасында аралашу, аңлашу сыйфатын күтәрергә. Бу юнәлештә эш ничек бара?

– Менә шундый консультация-диагностика үзәкләре ачканда без халыкның беренчел медицина күрсәтү оешмаларына карата югалып барган ышанычын ничек кире кайтарырга дигән сорауны куябыз. Менә шундый үзәкләр бу сорауга җавап бирергә тиеш. Халыкка ни кирәк? Авыруын ачыклап, карап-аңлатып бирүче белгечкә күренү мөмкинлеге, диагноз кую өчен тикшеренүләр узу, бер урында булса, тагын да әйбәтрәк, һәм инде, әлбәттә, алга таба ничек дәваланырга – нинди дәвалау чаралары кулланырга, нинди дарулар эчәргә, нинди күнегүләр ясарга, сәламәт тормыш алып бару өчен нишләргә – менә шулар кирәк, дөрес бит? Чөнки, кеше нинди генә авыруы белән килсә дә, без аңа сәламәт яшәү рәвеше турында белемнәр җиткерү турында уйларга тиешбез – бу да безнең бурыч. Без булган авыруны дәвалап кына калмыйча, кешене алда килеп чыгарга мөмкин булган авырулар турында кисәтергә дә тиешбез.

Без Татарстанда “Дустанә хастаханә” дип аталган стандартлар булдырдык. Бу бөтен хастаханәләрдә дә кертеләчәк. “Дустанә хастаханә” дип атавыбыз юкка гына түгел, без моның белән үз өстебезгә җаваплылык алабыз: безнең хастаханәләрдә иң беренче урында – безгә мөрәҗәгать иткән авыру кеше, аның ихтыяҗлары. Һәм без шушы дустанә мохитне тудырырга тиеш, чөнки “Дустанә хастаханә” ул төзүчеләр һәм дизайнерлар булдырган биналар һәм диварлар гына түгел. Бу без тудырырга тиешле мохит.

Ел башында без медицина хезмәткәрләре форумы уздырып, төп принципларны билгеләдек, безнең һөнәри берлек нинди кыйммәтләр нигезендә эш итәргә тиешлеген ачыкладык.

“Пациент мәнфәгатьләре һәр нәрсәдән дә өстен” дигән карарга килдек. Сыйфатлы табиб хезмәте – ул бит тулы бер команда эшчәнлеге нәтиҗәсе, авыруга төнлә хезмәт күрсәтәсеңме, ял көннәрендәме – бу ярдәмнең сыйфат дәрәҗәсе көндез һәм эш көннәрендә күрсәтелгән хезмәттән кимрәк булырга тиеш түгел, ягъни бөтен система авыруның гомерен саклап калу өчен тәүлек буе эшләргә тиеш.

Авыру килеп эләккән мохитне булдыруга без зур әһәмият бирәбез, чөнки дустанә, ягымлы мохиттә кеше табибларга ышаныч белән карый башлый, ул дәваланырга тели. Табибның авыруга дәва һәм киңәшләр бирүе кирәк, әмма бу киңәшләрнең авыру тарафыннан үтәлүе дә бик мөһим.

Мәсәлән, без кан басымы югары булган кешеләр турында күп сөйлибез. Һәм монда бер кыенлык бар – алар кан басымын төшерә торган даруларны вакытында, даими эчмиләр.

Халык әле һаман да кан басымы ул баш авыртуы дип белә. Тик без бит кан басымы күтәрелгәнен сизмәскә дә мөмкин. Бу нәрсәгә тәэсир итә? Йөрәккә авырлык килә, ул көчәнеп эшләргә мәҗбүр була, нәтиҗәдә йөрәк тиз эштән чыгарга мөмкин. Без кан басымын төшерергә тиешбез, ә аны төшерер өчен һәркөн иртән табиб язып биргән даруларны эчәргә кирәк.

Шикәр чирлеләр бит кандагы шикәрне төшерә торган даруларны эчәргәме-юкмы диеп бәхәсләшеп тормыйлар, шулай ук инсулин кадаргамы-юкмы дигән сорау да тумый. Барысын да карусыз һәм төгәл башкаралар. Ягъни, табиб күрсәтмәләрен үтәү аларга авыру килеш тә кешечә яшәргә мөмкинлек бирә, шикәр чиренең юлдашлары булган куркыныч чирләрне – күзләргә, бөерләргә, аякларга көч килүен булдырмаска мөмкинлек бирә. Ә менә кан басымы белән авыручылар даруларны даими эчүнең, табиб киңәшләрен тотуның никадәр әһәмиятле икәнен аңлап бетермиләр, ә аңларга тиешләр!

Шуңа да бурычлар бик зур, безгә авыруны дәвалау гына түгел, аның сәламәтлеген саклап калу бик мөһим. Хәзер бит безнең кешеләр табибка чире белән 50 яшьләр тирәсендә үк мөрәҗәгать итә башлый, ә алар җитмеш яшькә кадәр авыруга тарымыйча, сәламәт яшәргә тиеш, ул яшьтә дә әле, югары медицина мөмкинлекләрен кулланып, сиксән-туксан яшькә кадәр яшәрлек итеп ярдәм итеп булыр иде. Кешенең диагнозы белән табибка мөмкин кадәр өлкәнрәк яшьтә килүе - безнең иң төп бурычыбыз. Елына ничә кешенең сәламәтлеген менә шул чаралар ярдәмендә саклап кала алганбыз – мин бу турыда белдерергә бик теләр идем.

Ә хәзергә мин ничә авыруны инсульттан соң, Миокард инфарктыннан, буыннар авыруларыннан соң дәвалап, аякка бастырганыбызны әйтә алам – саннар миндә бар. Республикада ничә кеше яман шеш белән, шикәр чире, йогышлы авырулар белән исәптә торганын да беләм. Тик ничә кешегә сәламәтлек саклау системасы сәламәтлеген саклап калганын, безнең тырышлык аркасында ничә кеше үз диагнозына тарымаганын мин бүген әйтә алмыйм.

Беләсезме, Универсиада узганнан соң, мин Казан шундый матурланды, урамнары-парклары буйлап йөрисе килә, дип уйлап куйдым. Чыннан да, шәһәрдә йөрергә кирәк. Без Европа шәһәрләренә киләбез дә, рәхәтләнеп урамнары буйлап сәяхәт итәбез, бу безгә бик ошый. Әмма Казаныбыз да искиткеч матур бит. Безгә физик активлыгыбызны арттырыр өчен урыннар күп. Һәм бу инсульт, миокард инфаркты кебек авырулар куркынычын киметү өчен бик мөһим, шул ук вакытта бу авыруларны кичергәннәр өчен дә бик кирәкле әйбер.

- “Корпоратив университет” проекты нинди максат белән башланды? Ул нинди бурычларны үтәргә тиеш?

– Быел без “Корпоратив университет” проектын тормышка ашырырга тотындык, ул хезмәткәрләребезне өйрәтү өчен булдырылды, без җитәкчеләрдән башладык. Ноябрь башында Президентыбыз кушуы буенча Россия Саклык банкының Корпоратив университеты белән берлектә тренинг-семинар узды. Бу эш безнең җитәкчеләребезнең бөтен булган сәләтләре, мөмкинлекләре ачылсын өчен, һәм әлбәттә, үзләре кул астында эшли торган хезмәткәрләрне авыруга йөз тотып эшләргә өйрәтсеннәр өчен эшләнә. Безнең өчен авыруның мәнфәгатьләре, чыннан да, барысыннан да өстен.

Без ел саен АКШ ның легендар Мэйо клиникасы экспертларын тыңлыйбыз. Бу клиникага 150 елдан артык. Аларның төп принциплары – пациентның ихтыяҗлары барысыннан өстен. Бөтен принциплар, корпоратив культура, аларда ниндидер корпоратив дин дәрәҗәсенә күтәрелгән. Анда кешеләр үз гомерләрен шушы бөек клиникага хезмәт итүгә багышлаган.

Минем урынбасарым, шул хастаханәгә барып кайткач, миңа әйтте: “Гадел Юнысович, анда бөек табиблар юк, бөек клиника бар!”. Менә без шуның өчен тырышабыз да инде – безнең клиникалар бөек булсын. Һәм авырулар иң зур әһәмият аларга бирелгәнен, бөтен процесслар аларга юнәлтелгәнен белеп-сизеп торсын.

Мэйо клиникасының сыйфат буенча җитәкчесе профессор Тимати Давлантес әйтүенчә, аларда теләсә-кайсы сорауга җавап бирә ала торган табиб юк, әмма теләсә-кайсы сорауга җавап бирә ала торган команда бар.

Бу клиниканың тагын бер хезмәткәре узган айда бездә булып китте. Ул безгә “эмпатия” дигән сүзнең мәгънәсен аңлатты. Эмпатия – табибның, хезмәткәрнең авыру сизгән, кичергән тойгыларны үзенеке кебек үк яхшы сизүен аңлата. Икенче төрле әйткәндә, табиб авыру күзләре белән карап, авыру колаклары белән ишетеп, аның йөрәге тойганча тоярга тиеш. Аңлыйсызмы? Менә бу инде без булдырырга теләгән, без омтылган биеклек. Табиб авыруга менә шундый мөнәсәбәттә булганда гына һөнәрендә осталыкка ирешкән дип санарга була. Бу – медицина хезмәткәре башкара торган эшнең аерылгысыз өлеше. Медицина белгече булу, клиникача фикерләүдән кала, менә шундый пациентка юнәлтелгән эшчәнлек тә безнең һөнәри күнекмәләребезнең бер өлеше булырга тиеш.

“Корпоратив университет” сессияләрендә төрле белгечләр һәм табиблар катнашты, без иң яхшы табибларны чакырдык. Болар – бүлек мөдирләре, профессорлар, алар үз юнәлешләрендә әйдәп баручылар.

Безнең өчен мөһим әйбер – безне барыбызны, һәрберебезне берләштерә торган кыйммәтләрне барлау. Бу кыйммәтләр санитаркадан алып министрга кадәр – барыбыз өчен дә уртак булырга тиеш. Һәм чагыштырмача күптән түгел без үз принципларыбызны билгеләдек. Алар болайрак яңгырый: “Һәркем турында кайгыртабыз – һәр авыру, аның һәр туганы, һәр коллега турында, һәм команда булып эшлибез”.

Медицина хезмәткәрләренә еш кына батырлык күрсәтергә, кеше гомерен саклап калырга туры килә, һәм мондый очракларның һәрберсендә моңа бөтен бер команда тырышлыгы белән ирешелә – хирурглар, анестезиологлар, реаниматологлар, диагностлар, шәфкать туташлары. Алар барысы да бер команда булып эшли – бу аларның батырлыгы, алар яулаган җиңү.

Һәм, әлбәттә, тагын бер принцип – “вакыттан алда барып, камилләшәбез”. Ягъни без медицина хезмәте күрсәтүне оештыруда һәрвакыт яңача карашлар, яңа юллар эзлибез.

– Сәламәтлек саклау министрлыгында халык белән ике яклы элемтә ничек җайланган? Кешеләр министрлыкка мөрәҗәгать итә аламы? Нәрсәдән ешрак зарланалар?

– Халыктан эшебезгә бәя алу, кимчелекләр турында хәбәрдар булып тору – безнең эшнең мөһим бер өлеше. Нәтиҗәле эшлибезме – моны без үзебез бәяләп барырга тиеш, һәм моның өчен бездә берничә критерий бар. Зарлануларга килсәк, алар республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгына килә, шулай ук “Халык контроле” системасы аша килә торганнары да бар.

“Халык контроле”нә ниндидер ризасызлык белдереп язасың икән, ул инде министр бастырган мәкалә яисә мәгълүматка комментарий язу гына түгел. Син проблема күтәрәсең, үзеңнең актив позицияңне күрсәтәсең, үзең турыда мәгълүмат калдырып, кимчелек төзәтелгәнче контрольдә тотасың. Бу мөрәҗәгатьләр ТР Президенты кушуы буенча иң югары дәрәҗәдә контрольдә тотыла, ә модераторы – Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская.

Татарстан Республикасында, чыннан да, гражданнар мөрәҗәгатьләренә аерым игътибар бирелә – бу чыннан да шулай. Һәм бөтен хастаханәләрдә без дәүләт хезмәтләре порталы адресын, “Халык контроле” системасы турында мәгълүматне иң күренеп тора торган урынга эләбез.

Безнең эштәге кимчелекләр турында язарга аерым бүлекләр бар, шул исәптән ришвәт алу очраклары турында да хәбәр итәргә була. Һәр атнада аппарат киңәшмәсендә мин зарлану очракларын күзәтеп барам. Кайдадыр авыруга тупас җавап биргәннәр, игътибарсыз калдырганнар – боларны да исәпкә алабыз.

Болар турында да һәркем яза ала, без бу шикаятьләрне карыйбыз, учреждениеләр белән бәйләнешкә кереп, җитәкчесенең бу аерым очраклар буенча нинди чаралар күргәнен, нинди карарга килгәнен дә күзәтеп барабыз.

Әйтергә кирәк, 2017 нче елның беренче яртыеллыгына шикаятьләр саны кимеде. Узган елда 5700 булса, быел 4400 мөрәҗәгать килгән.

Медицина ярдәме сыйфатына, югары технологияле медицина ярдәме алу мөмкинлеге булмауга зарланулар саны кимегән.

Эш шунда, Татарстан Республикасында югары технологияле медицина хезмәте һәркем кулланырлык булсын өчен бер уникаль ысул табылды – авыруның андый хезмәттән файдалануын бары тик диагнозы гына хәл итә. Таныш-белеш аша, таныш баш табиб яки бүлек мөдире аша түгел, бары диагнозы аша гына.

Мәсәлән, авыруның башында шеш таптылар ди. Аның документлары диспетчер үзәгенә җибәрелә, Татарстанның баш үзәгеннән бәяләмә бирелә. Алга таба – авыру йә төбәктәге югары технология үзәгенә җибәрелә, бездә ул, мәсәлән, МКДЦ һәм РКБ, яисә федераль югары технология үзәгенә китә. Мондый ярдәм күрсәтү түләүсез башкарыла.

Ул 150, 200, 300 мең сум да торырга мөмкин, хәзер инде моннан да кыйммәткәрәк төшә торган дәвалау ысуллары да бар, ләкин дәвалау республика бюджеты, федераль бюджет хисабына уздырыла. Бездә бу әйбер тормышка ашырылган. Безнең карашка, авыру кешенең кыйммәтле югары технологияле медицина ярдәмен бер тиен түләмичә, бушлай алуы медицина өлкәсендә корупция килеп чыгу куркынычын киметү өчен яхшы ысул.

Гадел Юнысович, коррупция белән көрәш ничек бара, сөйләсәгез иде.

– Монда халык үзе дә дәшми-тынмый тормаска, үз-үзен якларга тиеш. Без иң беренче чиратта кешене медицина ярдәме өчен түләргә мәҗбүр итүгә каршы. Акча алу – канун бозу. Авыруны акча түләргә мәҗбүр итү өчен төрле юллар кулланыла – табиб көндәлек карап чыгуны кичектерә, диагностика үтү процедураларын билгеләмичә, операция ясамыйча, вакыт суза – менә боларны эшләргә һич тә ярамый. Мондый очракларда без каты торабыз, тиешле карарлар монда тиз кабул ителә.

Бу мәсьәләдә халык актив булырга тиеш, чөнки, чыннан да, республикада сәламәтлек саклау өлкәсенә күп көч куела, күп акчалар тотыла, һәм җитәкчелек бездән моның тиешле нәтиҗәсен таләп итә. Безнең бурыч – медицина ярдәме күрсәтү сыйфатыннан кәнәгатьлек дәрәҗәсен күтәрү.

Коррупцияне булдырмау өчен башка чаралар да күрелә. Югары технологияле медицина хезмәте күрсәтүче белгечләргә хезмәт хакына өстәмәләр түләнә, финанс чыгымнарның биштән бере диярлек шушы өстәмәләргә китә. Шулай итеп, без иң яхшы белгечләргә әйбәт хезмәт хакы түли алабыз. Шул ук вакытта, Президент күрсәтмәләрен үтәп, медицина хезмәткәрләренең хезмәт хакы да арта бара.

Коррупция очраклары кимүне таләп итәбез, аларны булдырмас өчен, контрольдә тотар өчен торган саен күбрәк көч куябыз.

Болар белән беррәттән, без кыйммәтле тикшеренүләрнең санын арттырабыз: компьютер томографиясе, магнит-резонанс томографиясе, ангиографик тикшеренүләр. Болар да коррупция куркынычын киметү өчен эшләнә, кешеләр мондый тикшеренүләрне түләүле итеп кенә, халыкның үз акчасына гына уздырып була икән, дип уйламасыннар.

Һәм инде иң мөһиме – беренчел медицина буынын яңарту һәм заманчалаштыру хастаханәләрне кирәкле медицина җиһазлары белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә, шул ук вакытта түләүле һәм түләүсез медицина ярдәме агымнарын катнаштырмаска мөмкинлек бирә. Алар берничек тә кушылырга тиеш түгел, һәм бездә болай эшләүнең яхшы үрнәкләре бар.

Мондый бюджеттан тыш эшчәнлек белән эре учреждениеләр, эре диагностик үзәкләр генә шөгыльләнә ала. Аларның моның өчен тиешле җиһазлары да, белгечләре дә булуы кирәк, һәм алар түләүле һәм түләүсез хезмәтне аерым оештыра ала. Кайбер учреждениеләрдә хәтта моның өчен үз штат берәмлекләре дә бар, ягъни ул белгечләр бары түләүле хезмәтләр күрсәтүдә генә эшли. Монда түләүле хезмәтләр алуга кешенең үз ихтыяры белән ризалашуы бик мөһим.

Хәзер шундый очраклар күзәтелә – кешене түләтер өчен, вакыт сузалар, “вакыт белән сату итү” бара. Мәсәлән, берәр табибка яки тикшеренүгә бер айлык чират, ә түләп керсәң, бүген үк керә аласың. Хәзер без беренчел бүлектә диагностика ясау мөмкинлекләрен арттырабыз, бу хастаханәләрдә һәм үзәкләрдә төрле түләүсез тикшеренүләр – рентген, УЗИ, флюрография, маммография шикелле хезмәтләр күбрәк кешене кабул итәрлек булыр, дип саныйбыз.

– 1 нче октябрьдән медицина хезмәткәрләренә эш хакы арттыруның беренче дулкыны узды. Табиблар, шәфкать туташлары, кече хезмәткәрләр – санитаркаларның хезмәт хакы күпмегә артты?

– Окладлар арттырылды. Табибларныкы 34 процентка, урта медицина хезмәткәрләренеке – 8,5 процентка, кече персоналныкы – 32,5 процентка. Оклад арткач, өстәмәләр дә арта, чөнки алар окладка процентлар рәвешендә исәпләп чыгарыла. Россия президенты тарафыннан табиблар, урта һәм кече медицина персоналы хезмәт хакларын Татарстандагы уртача хезмәт хакына карата 180, 90 һәм 80 процентка җиткерергә дигән бурыч куелган иде. Бу, шулай итеп, үтәлә. 2018 нче елның 1 нче гыйнварыннан хезмәт хаклары тагын бер тапкыр күтәреләчәк, хәзер Финанс министрлыгы белән берлектә бу эшләрне вакытында башкарып, Президент указларын үтәүне тәэмин итү өчен барлык тиешле чаралар күрелә.

Барысы да, тулаем алганда, исәпләп чыгарылган һәм алдан искә алынган. Президент күрсәтмәсе тулысынча тормышка ашырылачак – табибларның хезмәт хакы Татарстандагы уртача айлык хезмәт хакының 200 процентына кадәр күтәреләчәк, урта һәм кече медицина хезмәткәрләренең эш хакы Татарстандагы уртача хезмәт хакының 100 процентын тәшкил итәчәк. Бу максатчан күрсәткечләргә ирешәчәкбез.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100