news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанның республика клиник хастаханәсенең танылган табибы вафат

Республика клиник хастаханәсе администрациясе мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. 

news_top
Татарстанның республика клиник хастаханәсенең танылган табибы вафат

6 гыйнварда Татарстанның республика клиник хастаханәсендә анестезиология һәм реанимация бүлеге мөдире, югары категорияле табиб Малыкин Кирилл Анатольевич 54нче яшендә вакытсыз вафат булган. Бу турыда РКБ матбугат хезмәте хәбәр  итә.

Кирилл Анатольевич медицинада утыз ел эшләде. Шуның тугыз елын иң катлаулы бүлекләрнең берсендә җитәкче булды. Ул эшенә бик җаваплы карады, хезмәттәшләре һәм пациентлар арасында зур ихтирам казанды. 2014 елда илнең иң зур премиясенә — «Призвание» бүләгенә лаек булды, диелгән әлеге хәбәрдә.

Республика клиник хастаханәсе администрациясе мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. «Ул безнең күңелләрдә белемле җитәкче, үз эшенең остасы, яхшы күңелле хезмәттәшебез булып истә калыр», — диелгән әлеге текстта.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар