Татарстанны кар басты (искә төшерәбез: бүген җәйнең беренче көне)
Җәйнең беренче көне шаккаттырды: республикада иртәдән кар явып китте.
![Татарстанны кар басты (искә төшерәбез: бүген җәйнең беренче көне)](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2018/6/1/5b65c0db898b43196d26917c163842417bede4cd102d57afdf846481aed3.jpg)
Төнлә дә кар сибәләгән районнар булган. Һава торышы үзгәрергә җыенмый. Бүген термометр баганалары 7 градустан артык күтәрелмәячәк, дип хәбәр итә синоптиклар. Төнгә -2 градуска кадәр кырау көтелә.
Социаль челтәрләр җәйге кар фотолары һәм видеолары белән тулды.
Иртәгә, 2 июньдә, күпчелек районнарда яңгыр көтелә. Төнлә температура 0 градуска кадәр төшү ихтималы бар. Урыны белән -2 градуска кадәр кырау булачак. Көндез температура +11..+16 градус булыр дип көтелә.
3 июньдә кабат яңгыр явачак. Төнге температуралар +6..+11 градус булачак. Көндез +13..+18 градус булыр дип фаразлый синоптиклар.