Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанның элекке транспорт министры Владимир Швецов кулга алынды

Кичә Владимир Швецовның кулга алынуы турында мәгълүмат барлыкка килде.

news_top_970_100
Татарстанның элекке транспорт министры Владимир Швецов кулга алынды
Татарстан республикасы транспорт министрлыгының экс-башлыгы Владимир Шевцов хастаханәдә дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы. 

Алдагы көнне "Татар-информ" экс-министрның, хезмәттәге вәкаләтләрне арттыру буенча ачылган җинаять эше нигезендә кулга алынуы турында хәбәр иткән иде. Җинаять эше аның балаларына - Владимир Швецов һәм Эллина Шайерларга бәйле. 

Владимир Швецов 1995 елдан 2007 елга кадәр премьер-министры урынбасары, ә 2001 елдан шул ук вакытта транспорт министры да булды. 2007 елда Ерак Көнчыгышта юл төзелеше төбәкара дирекциясенә җибәрелде. 2011-2015 елларда - Мәскәүнең төзелеш департаменты җитәкчесе урынбасары.

Швецовның улы һәм кызы Татарстандагы "Пассажирский автотранспортный комбинат" предприятиесеннән 60 млн сум акча үзләштерүдә гаепләнә.

Бүген Шевцовның сәламәтлеге белән бәйле җитди проблемалар булуы хакында билгеле булды. Ул Республика клиник хастаханәсенә озатылган һәм шунда сак астында калдырылган. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100