Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанның берничә районында янгыннар булган

Урманнар һәм торак йортлар яна.

news_top_970_100
Татарстанның берничә районында янгыннар булган
https://tatarstan24.tv

Узган тәүлек эчендә Татарстанның берничә районында янгыннар чыккан. Урманнар, йортлар, каралты-куралар яна. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Фаҗига фотоларын социаль челтәрләрдә тараталар.

Узган төндә Лениногорск районында урман янган. Башта янгын Тумак авылы янында теркәлгән. Аннары Сугышлы янында, соңрак Писмән авылы янында урман яна. Урынга янгын сүндерүчеләр килә.

Көндез Биектау районында урман яна. Биредә яшәүчеләр төтен исенә зарлана.

Узган төндә Кукмарада тегү цехы территориясендә өй яна. Узган тәүлек эчендә Кукмара районында дүрт янгын була. Бер йорт, каралты-куралар янып бетә.

Төнге икеләр тирәсендә Балтач районында Кенәбаш авылында сарайга ут каба. Аннары йорт та яна.

Тукай районында, Мөслим районында да янгыннар булган, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100