Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле Ранэль Зинәтуллин: Хәзер минем планда - татарлар күпләп яшәгән авылларга бару

Башкортстанда Татарстанның даими вәкиле Ранэль Зинәтуллин Башкортстанда татар оешмаларына ярдәм итү һәм уртак проектлар турында сөйләде.

news_top_970_100
Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле Ранэль Зинәтуллин: Хәзер минем планда - татарлар күпләп яшәгән авылларга бару

- Татарстан вәкиллеге Башкорстанда нинди бурыч башкара? Ул нәрсә белән шөгыльләнә?

- Глобаль форматта вәкиллекнең төп бурычы – Татарстан һәм Башкортстан республикалары арасында элемтәләр булдыру. Бу мәдәни, икътисади элемтәләр, мәгариф һәм массакүләм мәгълүмат чаралары. Без әлеге элемтәләрне булдыру һәм аларны ныгыту белән, шулай ук уртак проектларны тормышка ашыру һәм яңаларын эзләү белән шөгыльләнәбез. Nөп функция – мөгаен, Татарстанның уңай имиджын саклап калудыр.

- Сез бер ел элек вәкиллек белән җитәкчелек итә башладыгыз. Нинди нәтиҗәләр ясый аласыз?

- Узган елның 7 июнендә Рөстәм Нургалиевич (Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Президенты – ред.) мине бу вазифага билгеләде, 19ында мин беренче тапкыр монда килдем. Аңа кадәр мин Башкортстанда булмадым.

Беренче эш итеп, әлбәттә, танышырга, хәлне өйрәнергә кирәк иде. Күп йөрергә, очрашырга һәм аралашырга туры килде. Бу миңа ошый. Нәтиҗәдә, мин бизнес һәм хакимият дәрәҗәсендәге бик күп кызыклы һәм креатив кешеләр белән таныштым. Бүген мин Башкортстандагы хәлләр турында хәбәрдар һәм миңа бирелгән күп сорауларга җавап бирә алам. Бу вәкиллекнең төп бурычларының берсе. Анда без бер-ике генә кеше, ләкин без бөтен республика өчен җавап бирәбез. Элемтәләрне никадәр тизрәк урнаштырсаң һәм сорауларга җавап бирсәң, проблемалар да шулкадәр тизрәк чишелә.

Мин Татарстанга берничә бизнес-миссия алып килдем, Башкортстанда берничә бизнес-миссия бар иде. Анда бизнес һәм хакимият вәкилләре килде, республиканың потенциалы турында сөйләделәр һәм Башкорстанда булган ихтыяҗларны ачыкладылар. Бу безнең республикаларны тагын да якынайтырга ярдәм итте.

Әлбәттә, минем белән аралашу нәтиҗәсендә кешеләр Татарстан турында күбрәк яхшы мәгълүмат белә башлады. Танышкан вакытта мин һәрвакыт ярдәм тәкъдим итәм – бу, мөгаен, минем тормыш кредосыдыр, ул миңа һәрчак эшлекле элемтәләр булдырырга ярдәм итте. Безнең вәкиллек аркылы Башкортстан һәм Татарстан Республикаларының хакимият һәм бизнес вәкилләре арасында ышаныч тудырып була.

- Республикалар арасында нинди уртак проектлар тормышка ашырыла?

- Бездә шулай ук Президент Аппараты йөкләмәләрен башкару бурычы бар. Үзебезгә бирелгән һәр йөкләмәне без уңышлы башкарып чыгабыз. Аерым алганда, безнең вәкиллек булышлыгы белән килешүләрне тормышка ашыру буенча чаралар планы имзаланды. Ул килешү 2010 елда Татарстан һәм Башкортстан республикалары арасында төзелде һәм 2018-2020 елларга үзенә күрә бер юл картасы булып тора. Бүген без шушы план буенча эшлибез.

Бүгенге көндә тагын бер зур проект - Татарстан территориясендәге Әбсәләм авылында эшләүче “Пакер” башкорт оешмасы, ул “Татнефть” компаниясе белән берлектә тормышка ашырыла. Без бу мәсьәлә белән җитәкчелек итәбез һәм контрольдә тотабыз.

Тагын берничә проект эшләнү стадиясендә. Ә иң мөһиме әле алда. Татар телен үстерү һәм ярдәм итү буенча тагын бер проект вәкиллек ярдәме белән Татарстанда тормышка ашырылачак. Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә тагын бер проект әзерләнә – бу Татарстан Республикасында агросәнәгать комплексы оешмалары эшчәнлегенең эффективлыгын күтәрү. Шулай ук, сәнәгать оешмаларына ярдәм итү һәм инвестицияләр җәлеп итү буенча да проект планлаштырыла. Бу проектлар якын арада, бәлки әле агымдагы елда, безнең республика территориясендә вәкиллек ярдәме белән тормышка ашырылачак.

- Башкортстанда нинди проектлар булдыру планлаштырыла?

- Бүген без мәгариф өлкәсендә сөйләшүләр алып барабыз. Казанның 26 белем бирү оешмасында мәктәп рестораннары челтәре эшли, мин бу хакта Уфаның Мәгариф идарәсендә сөйләдем. Алар монда килделәр, карадылар, таныштылар һәм аларга бик ошады. Хәзер бу проектны Башкортстанда тормышка ашыру турында сөйләшүләр бара.

Вәкиллек чакыруы буенча, бер инновацион мәктәп директоры Уфада 120 мәктәп директоры алдында чыгыш ясады, Татарстанда өстәмә белем бирү буенча инновацион проектлар турында сөйләде. Бу проект шулай ук кызыклы, чөнки без үзебезнең киләчәк, балалар өчен нәрсә эшләп була, шул турыда сөйлибез.

Эшләнү стадиясендә булган тагын берничә проект бар. Бизнес-миссия кысаларында безнең ярдәм белән төзелеш материаллары сатучы берничә компания белән дилерлык килешүләре төзелде.

Без даими рәвештә Башкортстан шәһәрләре буйлап йөрибез һәм мастер-класслар уздырабыз, аларга берничә дистә эшмәкәр җыела. Өстәмә спикерлар чакырабыз һәм бизнес турында, тормыш турында, авырлыкларны ничек җиңеп чыгу турында сөйләшәбез. Шуннан соң кешеләр сорый башлый: ничек, нәрсә, ни өчен, Татарстанга чыгалар һәм ниндидер килешүләр төзи башлыйлар.

- Республикалар арасындагы үзара мөнәсәбәтләргә кагылышлы нинди перспективалы юнәлешләрне атап була, нинди тармакларда элемтәләрне үстерергә кирәк?

- Алда әйтелгән юл картасы кысаларында Дәүләт җыелышы вәкилләре – Башкортстан Республикасы Корылтае һәм Татарстан Дәүләт Советы белән очрашу булды. Алар Казан вертолет заводында очраштылар. Казан вертолет заводы җитәкчесе Юрий Пустовгаров элек Күмертау вертолет заводы белән җитәкчелек итте. Димәк, ул шушы ике вертолет заводын да белә. Бүген инде протокол бар, аның буенча ике оешма арасында эшчәнлек үсештә булачак.

Эре бизнес үзе эшли, безнең бурыч – кече һәм урта бизнеска гамәлләрне координацияләүдә һәм кооперациядә ярдәм итү.

Минемчә, бүген төп бурыч – Башкортстанда ниндидер кызыклы проектлар табып, аларны Татарстан проектлары белән берләштереп, синергия эффекты алу, монда безнең уртак чикләр һәм логистика да исәпкә алына.

Проектлар Татарстанда тормышка ашырылачак, ләкин алар күп очракта Башкортстан белән бәйле, чөнки аларның кайберләре шунда барлыкка килгән. Проектларның бер өлеше инде республика җитәкчелеге белән килешенгән.

- Сезнең хәзерге килүегезнең максаты нәрсәдә?

- Минем һәм килүем бер генә максат белән бәйле түгел, берьюлы берничә мәсьәлә чишелә. Мин башта Ерак Көнчыгышта яшәдем, минем көнбатышка һәр баруым максималь нәтиҗә бирергә тиеш иде. Шуңа күрә, мин Казанга килгәч, төрле дәрәҗәдәге очрашуларны максималь күләмдә уздырырга тырышам.

Бу юлы бер чара мәктәп базасында уздырыла. Барлык проектларны да җитәкчелек белән килешеп эшлибез, республика җитәкчелеге белән киңәшләшәм, киңәшләр кабул итәм. Мин проектларны болай гына эшләтеп җибәрмим һәм китмим, эш барышын күзәтәм, аны контрольдә тотам.

Хәзер мине мәктәпләргә мастер-класслар уздырырга чакыра башладылар. Мине бизнес-иртәнге ашка чакырдылар, анда бизнестагы, дәүләт эшендәге, гомумән, тормыш тәҗрибәмнән чыгып, мин балалар белән аралаштым. Барысына да бик ошады, уңай җаваплар булды. Нәтиҗәдә, миңа Татарстанга һәр килүемдә әлеге мәктәпкә килеп андагы балалар белән сөйләшүемне сорадылар. Якынча 1,5 – 2 сәгать мин бизнес турында, тормыш һәм төрле хәлләр турында сөйлим.

Моны Башкортстанда да күреп алдылар, мине 84 нче татар гимназиясенә мастер-класс белән чакырдылар. Мин балаларга тормышта үзем очрашкан хаталарымны, проблемаларымны сөйлим, азрак хаталансыннар, аларда альтернатив фикер һәм хәлне аңлау формалашсын өчен үзем җиңеп чыккан авырлыклар турында сөйлим. Һәм шуны аңладым – бу ошый, әлеге тәҗрибәне тапшырырга кирәк.

- Башкортстандагы безнең вәкиллек татар иҗтимагый оешмаларына нинди ярдәм күрсәтә?

- Үземнең эшчәнлекнең башында мин төп татар иҗтимагый оешмаларының җитәкчеләре белән очрашып чыктым. Алар тарафыннан фикер каршылыклары булса да, без уртак үсеш проектын эшләдек. Алар өчен безнең вәкиллек – ул нейтраль территория, анда без гомуми сораулар буенча аралашабыз, ниндидер планнарны килешәбез, аларны Башкортстан Республикасы җитәкчелегенә җиткерәбез. Алар иҗтимагый оешмаларның нәрсә белән шөгыльләнгәнен белергә тиешләр.

Алар һәрвакыт чаралар уздыруда ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Үзебезнең компетенциядән чыгып, без аларга ярдәм итәбез. Вәкиллек аркылы Татарстан белән ниндидер сорауларда тизрәк килешеп була. Республика беркайчан да каршы килми. Миңа төрле иҗтимагый оешмалардан якынча алты рәхмәт хаты килде. Бу безнең игелекле хезмәттәшлекнең дәлиле булып тора.

- Иҗтимагый оешма вәкилләре конкрет нинди сораулар белән килә?

- Әлбәттә, беренче сорау – финанслау. Без күпчелек оештыру мәсьәләләре буенча ярдәм итәбез. Икенче сорау – Башкортстан Республикасы хакимияте белән эшләү. Без министрлыкларда һәм Башкортстан Республикасы башлыгы Аппаратында мөнәсәбәтләрне җайладык.

Шулай үк бүләкләү буенча, Татарстан Республикасына хатлар язу буенча да сораулар белән киләләр. Вәкиллек аркылы бу сораулар бик тиз хәл ителә. Татарстандагы төрле министрлыкларга берничә тапкыр рәхмәт белдердем инде, чөнки без әлеге сорауларны тиз хәл итәбез – яки хатлар язып яки телефон аркылы. Иҗтимагый оешма фикерләренә караганда, хәзер әлеге мәсьәләләр, тизрәк һәм масштаблырак хәл ителә башлады. Мин алар чакырган барлык чараларда да катнашам, кайдадыр кунак буларак сәламлим, кайдадыр котлау сүзләре белән чыгыш ясыйм.

- Башкортстанда татар телен өйрәнү буенча эшләр ничек тора?

- Хәзер минем планда - татарлар күпләп яшәгән авылларга бару. Татар теле буенча гына түгел, ә мастер-класслар уздыру өчен анда яшәүчеләр белән аралашасым килә, тормыштагы ниндидер проблемалы хәлләр турында, шул исәптән тел турында да сөйләшәсем килә.

Проблемалар турында беләсем килә, чөнки ниндидер проблеманы хәл итү өчен, аны белергә кирәк. Ә белер өчен, кешеләрдән сорарга, мәгълүмат җыярга кирәк, соңыннан гына бүгенге көнгә кагылышлы ниндидер карарлар кабул итәргә була.

Татар теленә ярдәм бар, татар телендә узучы бик күп чаралар бар. Мин моңа бик гаҗәпләндем. Әлеге иҗтимагый оешма вәкилләренә бик зур рәхмәт, алар үз энтузиазмнары ярдәмендә, боларны үз җилкәләрендә “алып баралар”, акчасын да, мөмкинлекләрен дә табалар. Шуңа күрә балаларда татар теленә кызыксыну бар. Аларның, бигрәк тә 84 нче татар гимназиясе укучыларының, төрле конкурсларда, чараларда татарча чыгыш ясаганнарын күп тапкырлар күрдем. Үз ягыбыздан без аларга ярдәм итәргә, алар белән бу юнәлештә эшләргә әзер. Әгәр алар моның татар теленә ярдәм иткәнен күрәләр икән, алар минем янга киләләр, фикер алышабыз һәм мин: “Әйдәгез, бу юнәлештә эшлик”, ягъни аларның идеяләре белән эшлик дип әйтәм.

- Вәкиллекнең якын киләчәккә планнары нинди?

- Беренче ярты ел минем өчен танышу вакыты булды, мин бик күп йөрдем, аралаштым, Башкортстанның нәрсә белән яшәгәнен, аның потенциалын, нинди кешеләр яшәгәнен, нинди административ каршылыклар барлыгын, нинди юнәлештә эшләргә кирәклеген аңларга тырыштым, һәрвакыт Татарстан белән чагыштырып карадым. Әлбәттә, һәрбер төбәкнең үз плюслары һәм үз минуслары бар, шуңа күрә кайбер нәрсәләрне мин Татарстаннан алдым һәм киресенчә – Башкортстаннан Татарстанга алып килдем.

- Бүген, төп проблемаларны аңлаган хәлдә һәм министрлыкларда һәм оешмаларда төрле тикшерүләр уздырып, мин төп проблемаларны билгеләдем, шуларны хәл итүдә эшләргә тырышам. Беренчесе –мәгариф. Без гомуми мәгарифкә йогынты ясый алмыйбыз һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә эшлибез. Балалар киләчәктә авырлыкларны җиңә алсын һәм үз алларына дөрес максат куя алсыннар өчен, эшкә урнашканда үзләрен тиешенчә тәкъдим итсеннәр, җиңел яшәсеннәр, әлеге процесска тиз ияләшсеннәр һәм тормышта үз эшләрен тапсыннар, уңышка ирешсеннәр өчен без аларга ниндидер белем бирергә тиешбез. Мәктәп укучылары бирә торган иң төп сорау – тормышта үз эшеңне ничек табарга һәм мотивация булдырырга? Бу тикшеренү бит инде. Ягъни, минем мастер-класслар тикшеренү. Балалар миңа сорау бирә – ә мин шуның буенча эшлим.

Икенче юнәлеш – авыл хуҗалыгы. Татарстанда да, Башкортстанда да аның эффективлыгын күтәрергә кирәк, безнең республиканы, илнең продукт куркынычсызлыгы белән тәэмин итәргә кирәк. Әгәр бүген бу проекта акча һәм энергия кертмәсәк, иртәгә авыр булачак.

Өченче юнәлеш – сәнәгать оешмалары. Монда да проблемалар бар, аерым алганда, инвестицияләр җәлеп итү. Чөнки бүген инвестицияләр эзлиләр, ә инвесторлар аз. Татарстанда әлеге тармакта эшләүче оешмалар бар һәм алар шактый уңышлы эшләп килә.

- Башкортстан Татарстанның эре оешмалары – “КАМАЗ һәм “Татнефть” белән ничек хезмәттәшлек итә?

- Мин КАМАЗ системасында эшләдем – бу җитди оешма, ул бер урында гына тормый, гел үсештә. Башкортстанда компаниянең ике бүлеге бар: НЕФАЗ – кузовлар, вахта автобуслары һәм бензовозлар эшләп чыгара һәм Туймазыда бетон болгаткычлар заводы бар. КАМАЗ һәрвакыт бу оешмаларны инвестицияли, бу оешмалар гел үзгәреп тора һәм алар үсештә.

Бүген төп эш автоүзәкләр, сатучылар һәм дилерлар белән алып барыла. Дилерларга бу продукцияне урында эшләргә һәм үстерергә кирәк, чөнки конкуренция бик зур. Сервис аркылы үстерергә кирәк. Шундый тәҗрибәм булды, бераз уңайлырак һәм очсызрак Кытай техникасы бар иде, ләкин без КАМАЗга караганда күбрәк сата идек.

“Татнефть” – глобаль компания. Безнең вәкиллек булышлыгы белән ул импортны алыштыру кысаларында, Башкортстан Республикасына җиһазлар җитештерүгә гариза җибәрде. Әгәр башка төбәкләргә караганда сыйфатлырак һәм арзанрак эшләсәләр, “Татнефть” Башкортстан белән эшләячәк. Хәзер барысы да заводларның үзләреннән тора.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100