Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанның атказанган табибы, балалар реаниматологы Игорь Закиров 48 яшендә вафат

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәрхүмнең якыннарының һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклаша.

news_top_970_100
Татарстанның атказанган табибы, балалар реаниматологы Игорь Закиров 48 яшендә вафат
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы

27 декабрьдә Татарстанның атказанган табибы, Балалар республика клиник хастаханәсенең анестезиология һәм реанимация бүлеге җитәкчесе, Сәламәтлек саклау министрлыгының балалар өчен анестезиология һәм реанимация буенча штаттан тыш баш белгече Игорь Закиров вафат булды. Аңа 48 яшь иде. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Министрлык мәрхүмнең якыннарының кайгысын уртаклаша.

Игорь Закиров Краснодар өлкәсенең Тбилиси станицасында 1972 елның 21 маенда туган. Ижевск медицина институтында белем алган. Ул 25 елдан артык Казанда Балалар республика клиник хастаханәсендә эшли. Игорь Закиров гомерен медицинага багышлаган, ул даими рәвештә белем бирү семинарлары, мастер-класслар оештырган.

"Хезмәттәшләргә консультация кирәк булганда, бала кайда булуга карамастан, мин балага ярдәм итәргә тиеш булуыбызны тәгаен аңлыйм. Хезмәттәшләремә ярдәм итү минем өчен горурлык ул", - дип сөйләгән булган Закиров.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100