Татарстанны амброзия һәм саранча басарга, ә «Сосновский балтырганы» юкка чыгарга мөмкин
Климат үзгәрү сәбәпле, Татарстанны амброзия чүп үләннәре һәм саранча басарга мөмкин, дип фаразлый галимнәр. Яхшы хәбәр дә бар: республикада соңгы елларда көрәшеп тә юк ителә алмаган Сосновский балтырганы яңа шартларда дым җитмәүдән үзе үләргә мөмкин.
Климат тотрыксызга әйләнде
Казанда нефть-газ химиясе форумы кысаларында узган Щеповских исемендәге Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашучылар климат үзгәрешләре турында фикер алышты.
– Соңгы 50 елда Россиядә температура 2,5 градуска күтәрелде, һәм бу – тулаем дөнья буенча күрсәткечтән югарырак, – дип сөйләде КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты директорының фәнни эшчәнлек буенча урынбасары Мария Кожевникова. – Ә Красноярск краеның төньягында һәм Якутиянең төньяк-көнчыгышында температура 5 градуска диярлек күтәрелде. Һәм һәр 10 ел саен биредә 1 градус өстәлә бара. Бу – бик зур үзгәрешләр. Шул ук вакытта кышлар йомшарды, төнге һәм кышкы температуралар көндезге һәм җәйге температураларга караганда тизрәк үсә.
Эколог сүзләренчә, явым-төшемнең характеры да үзгәргән. Россиядә яңгырлар сирәгәйде, ә булганда ул бик мул ява башлады. Давыллар, өермәләр, бозлы яңгырлар турында хәбәрләр торган саен ешрак килә.
– Беренчедән, климат тотрыксызланды, икенчедән, Россия буенча да, Татарстан буенча да ул төрлечә үзгәреш кичерә, – диде чыгыш ясаучы. – Фаразлар буенча, Россиянең Европа өлешендә язгы ташулар көчсезрәк булачак. Ә Себер елгаларында тенденцияләр башка: монда су басулар көчәячәк.
«Сосновский балтырганы»н амброзия кысрыклап чыгарачак
Глобаль климат процессларының бер нәтиҗәсе – хайваннарның яшәү һәм үсемлекләрнең үсү ареаллары чикләренең үзгәрүе.
– Авыл хуҗалыгы өчен зарарлы һәм бик күп кешеләргә уңайсызлыклар тудыручы аллерген үсемлек – амброзия таралуга кагылышлы тикшеренүләр бар. Бу – көньяк төре, һәм әгәр башта ул безнең республиканың көньяк чикләрендә үскән булса, хәзер актив рәвештә үзәк өлешкә һәм төньякка хәрәкәт итә, – дип кисәтте Мария Кожевникова. – Амброзиянең үсү нокталары хәтта Казанда да бар. Һәм бу – исәпкә алырга кирәк булган проблема. Бәлки, якын арада Татарстанда барлыкка килергә һәм кешеләрнең тормыш сыйфатына тискәре йогынты ясарга мөмкин булган төрләр исемлеген төзергә кирәктер.
Ләкин, белгеч сүзләренчә, яхшы хәбәрләр дә бар. Мәсәлән, Татарстанда таралучы агулы чүп үләне «борщевик Сосновского» («Сосновский балтырганы») – дым яратучы үсемлек. Ә климат корырак һәм явым-төшем азрак булган саен, аның саны кимүгә өметләнеп була.
Әмма һәркем дә мондый оптимистик фаразлар белән килешми. КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты доценты Кадрия Ибраһимова «РТ» хәбәрчесенә «Сосновский балтырганы»ның бик чыдам һәм яңа шартларга яхшы яраклашуы турында сөйләде.
– Сосновский балтырганының тамыры озын һәм көчле, шуңа ул тирәннән дым алырга сәләтле. Үз ватанында, Кавказда,Сосновский балтырганы тауларда үсә, һәм бу – икееллык үсемлек, ә безгә килеп эләккәч, ул күпьеллыкка әйләнде. Эш шунда, Сосновский балтырганы гомерендә 1 тапкыр чәчәк ата, шуннан соң үлә. Безнең шартларда чәчәк атуга әзерләнү һәм көч туплау чоры 5 елга кадәр сузылырга мөмкин. Амброзиягә килгәндә, мин дә аны берничә ел элек Казан үзәгендә күрдем. Ул шулай ук бик тиз үрчи, аның орлыклары бик күп, – диде Ибраһимова.
Саранчалар басып алырмы?
Климатның җылынуы Татарстанга элек биредә булмаган бөҗәкләр, кошлар һәм хайваннарны да китерә.
– Мәсәлән, саранча – шулай ук көньяк төре, әмма хәзер ул актив рәвештә үрчи һәм республикабызның азык-төлек иминлегенә җитди куркыныч тудырырга мөмкин. Минемчә, нәрсә булырга мөмкинлеген һәм моның белән ничек көрәшергә кирәклеген аңлау өчен фактларны тикшерергә кирәк, – ди Мария Кожевникова. Белгеч сүзләренчә, инвазион биологик төрләр (лат. invasio – «һөҗүм») башка төрләргә зыян китерә һәм гадәти экосистеманы үзгәртә.
– Мәсәлән, АКШта экосистемага форель кертү аркасында азык чылбыры үзгәргән, һәм нәтиҗәдә болан популяциясе куркыныч астында калган. Безнең республикада – бу алтын кәрәкәнең сулыклардан кысрыклап чыгарылуы үрнәге, – ди Кожевникова.
Ачыкланганча, Татарстанда алтын кәрәкә балыгы кимүнең бер сәбәбе: сулыкларда аның көндәше – яшәү шартларына һәм туклануга таләпчән булмаган һәм бик тиз үрчүче көмеш кәрәкә барлыкка килү. Көмеш кәрәкәнең туган җире – Амур елгасы.
– Кәрәкәләр ярата торган куе суүсемле зур булмаган сулыкларда алтын кәрәкә саны көмеш кәрәкә басымы астында кими, – дип аңлатты Бөтенроссия Балык хуҗалыгы һәм океанография фәнни-тикшеренү институтының Татарстан филиалының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Юрий Северов. – Зур сулыкларда, мәсәлән, Түбән Кама сусаклагычында, алтын белән көмеш кәрәкә саны, безнең тикшеренүләр күрсәткәнчә, якынча 50гә 50 тәшкил итә: анда андый каты конкуренция юк, барысына да ризык җитәрлек.
«Республика Татарстан» сайтыннан тәрҗемә.