Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанның 17 районында гадәттән тыш хәл режимы кертелде - исемлек

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән 17 районда гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Район җитәкчелеге, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына гадәттән тыш хәлнең нәтиҗәләрен киметү бурычы куелган.

news_top_970_100
Татарстанның 17 районында гадәттән тыш хәл режимы кертелде - исемлек
Гадәттән тыш хәл азык-төлек куркынычсызлыгын булдыру максатыннан кертелгән. Режим кертелү сәбәбе - корылык. Быел җәй кайбер районнарда 40 мм тирәсе генә явым-төшем күзәтелгән. Күпьеллык уртача норма - 163 мм.

Гадәттән тыш хәл Азнакай, Актаныш, Әлки, Әлмәт, Апас, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Яшел Үзән, Кайбыч, Лениногорск, Мөслим, Яңа Чишмә, Нурлат, Сарман, Чирмешән, Ютазы районнарында кертелә. 

Район башлыклары һәм министрлыкка  биш көн эчендә нинди чаралар күреләчәген планлаштыру бурычы куелган. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100