Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстаннан мобилизацияләнгәннәр Украинада: «Беренче өч көн куркыныч, аннан күнектек»

Казаннан мобилизацияләнгән Тимур Нагаев (Нагай) һәм аның якташлары махсус хәрби операция зонасында күргәннәре белән уртаклаша.

news_top_970_100
Татарстаннан мобилизацияләнгәннәр Украинада: «Беренче өч көн куркыныч, аннан күнектек»
Салават Камалетдинов фотосы

Татарстаннан мобилизацияләнгәннәр махсус хәрби операция зонасына барып җитте, шуннан соңгы яңалыклар белән дә бүлешә башладылар.

Казан егете Тимур Нагаев (Нагай) «Круги в полях» Телеграм каналын алып бара. Ул һәм аның якташлары Украинада күргәннәре турында яза.

Соңгы постларның берсен Тимур үзе түгел, аның дусты урнаштырган. Тимурның дусты әйтүенчә, Нагайның Интернетка керү мөмкинлеге юк, шуңа күрә ул, шалтыратып, ниләр булганын әйтә, ә дусты яңалыкларны «Круги в полях» Телеграм каналына урнаштыра. Тимурның дусты үзенең исемен әйтмәгән.

Авторның дусты сүзләренчә, аның «хәлләре әйбәт».

«Кайнар душта юынасы килү теләген исәпкә алмаганда, әйбәт. Әлегә 5 литрлы шешәләрдән генә юынырга туры килә. Әмма ул кайгырмый. Азык-төлек белән проблемалар бар, әмма алар да әкренләп хәл ителә», – ди Тимур.

Нагаев махсус операция зонасындагы хис-кичерешләр белән дә уртаклаша. Билгеле сәбәпләр аркасында, мобилизацияләнгәннәрнең төгәл дислокация урынын әйтми.

«Бу – чын-чынлап сугыш. Шәхсән аның үзенә әлегә автоматтан атарга туры килмәгән. Конфликтлар бер яктан икенче якка атышудан гыйбарәт, әйтерсең син теннис корты үзәгендә ятасың һәм синең өстән снарядлар һәм ракеталар сызгырып оча. Менә шулайрак. Беренче 3 көндә куркыныч булды, тик соңыннан күнектек, һәм бу – гадәти әйбергә әйләнде», – дип тасвирлаган махсус операция зонасындагы тормышны Тимур.

Тимурның дусты телефоннан сөйләшкәндә һавада сызгырган, аннары шартлаган тавыш ишеткән. «Нәрсә ул?» – дип сорагач, Нагай тыныч кына: «Гадәти хәл, монда шулай була», – дип җавап биргән.

«Гомумән алганда, бар да яхшы. Барыгызны да үбә, теләктәшлек өчен шат!» – дигән дусты.

Соңрак язылган постта мобилизацияләнгәннәргә тиешле түләүләрнең счетка килүе дә хәбәр ителә.

«Мобилизацияләнгәннәргә беренче түләүләр килде инде. Алдамадылар», – дип хәбәр итә Нагай.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100