Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстаннан мобилизацияләнгәннәр кайчан, хәрби операция үтәр өчен, Казаннан китәчәк?

news_top_970_100
Татарстаннан мобилизацияләнгәннәр кайчан, хәрби операция үтәр өчен, Казаннан китәчәк?

Татарстаннан мобилизацияләнгәннәр хәзерге вакытта җыелу пунктларында. Мобилизацияләнүчеләрнең беренче төркеменә иртәгә хәрби полигоннарга китә башлаячагын хәбәр иткәннәр. Бу хакта «Интертат»ка «Казан Экспо»да булучылар сөйләде. «Иртәгә китәргә әзерләнергә куштылар, Волгоградка китәргә тиешсез диделәр», – диде танышыбыз.

«Бизнес Онлайн» хәбәр итүенчә, мобилизацияләнүчеләрне җибәрү бер атна эчендә – 23 октябрьдән 28 октябрьгә кадәр булачак. Алар Оренбург өлкәсендәге Тоцк полигонына китәчәк, дип яза сайт. Полигонда хәзерге вакытта башка төбәкләрдән мобилизацияләнүчеләр хәрби күнекмәләр уза. Татарстанда хәрби күнекмәләр узу инде тәмамланып килә – сугышчылар строевой смотрлар уза. Татарстан полкы белән полковник Зөлфәт Нигъмәтҗанов җитәкчелек итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100