news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстаннан мобилизацияләнгәннәр ике атналык ялга кайтты

news_top
Татарстаннан мобилизацияләнгәннәр ике атналык ялга кайтты
Казан мэриясе фотолары

Татарстаннан мобилизацияләнгәннәрнең беренче төркеме Украинадан 2 атналык ялга кайтты, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәтеннән Диана Жиленкова. Казанның үзәк стадионы янында 4 автобусны каршы алганнар.

Аларның кайберләре яртышар ел өйләрендә булмаган. Алар телефоннарыннан карап кына өйләрендәге хәлләрне белеп торган.

Казанга шулай ук Марий Эл, Чувашия, Башкортстан һәм Удмуртиядән мобилизацияләнгәннәр дә килгән. Аларның һәрберсе, ялларын үткәрер өчен, өйләренә таратылачак. 

Мобилизацияләнгәннәргә 2 атналык ял бирү турында Путин указы булды. Бу хәрбиләр шул карар нәтиҗәсендә отпуск алды.

Балтач районы Чутай авылыннан Рәшидә ирен каршыларга кызы белән барган. «Без бик сагындык. Кызым һәрвакыт әтисе турында сорады. Отпускта аның белән вакытны күбрәк бергә уздырырга телибез», – дигән ул.

ТНВ каналы ялга кайтучыларны каршылаганны төшергән. Бала, әтисен күргәч, сөенеп, «Әти!» дип кычкыра.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар