Татарстаннан мобилизациягә эләгеп, узган елның ноябрендә махсус хәрби операция зонасына җибәрелгән хәрбиләр апрельдә отпуск алырга хокуклы. Бу хакта республиканың хәрби комиссариатына сылтама белән «Мобилизация в Татарстане» Телеграм каналы хәбәр итә, дип яза KazanFirst сайты.
Ведомство мәгълүматларына караганда, махсус операция зонасындагы мобилизацияләнгән хәрбигә 6 айдан соң кимендә 15 көнлек ял бирелергә тиеш. Ял вакыты барлыгы 30 көн тәшкил итә.