Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстаннан ике укучы кыз Төньяк полюска бара

news_top_970_100
Татарстаннан ике укучы кыз Төньяк полюска бара
https://minmol.tatarstan.ru/

«Озын тәнәфес» Бөтенроссия бәйгесенең икенче сезонында җиңгән Татарстан кызлары «Ледокол открытий» мәгърифәти экспедициясе кысаларында Төньяк полюска сәяхәткә бара. Бу турыда Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы хәбәр итте.

Чаллының Пушкин исемендәге 78 нче лицеенда укучы Камилә Юнысова һәм Казанның 121 лицей укучысы Камилә Якупова 19 июльдә сәяхәткә чыгып китәчәк. Алар белем бирү программасында катнаша, Арктиканы өйрәнүчеләр белән таныша, төньяк төбәк табигатен карый, диелә хәбәрдә.

«Ледокол открытий» мәгърифәти экспедициясендә өлкән сыйныфта укучы 70 укучы катнаша. Алар Мурманск шәһәреннән китә, Баренц диңгезе аша Төньяк Боз океанына чыга, аннары Франц Иосиф җиренә таба баралар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100