Бүген, 16 майда, Казан халыкара аэропортыннан Татарстан хаҗиларының беренче төркеме – 171 кеше – хаҗга юл алды. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» яза.
Юлга кузгалыр алдыннан хаҗиларга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов мөрәҗәгать итте. Ул Диния нәзарәте башлыгы исеменнән үгет-нәсыйхәт сүзләре әйтте, хаҗның рухи әһәмиятен искәртте һәм дога кылды.
Хаҗилар төркемнәрен Буа районы имам-мөхтәсибе, Буа мәдрәсәсе җитәкчесе Илмир хәзрәт Хәсәнов, Лениногорск районы имам-мөхтәсибе Булат хәзрәт Рәүпов, Чаллы «Җәмигъ» мәете имамы Мөхәммәт хәзрәт Мөхәммәтов һәм Тукай районы имам-мөхтәсибе ярдәмчесе Илназ хәзрәт Яхин җитәкли.
Быел Казаннан Татарстан Диния нәзарәтенең «Хаҗ» рәсми операторы ярдәмендә хаҗга баручылар Мәдинә шәһәренә туры рейс белән бара, дигәннәр мөфтияттә.
2026 елда республикадан барлыгы 1800 кеше хаҗ кылачак. Алар арасында махсус операциядә катнашучы һәм аларның гаилә әгъзаларыннан 200 кеше төбәк җитәкчелеге ярдәме белән бара. Юлда һәм хаҗ вакытында татарстанлыларны төрле белгечлектәге 20 табиб озата йөриячәк.
Татарстан хаҗиларының 450 кешелек иң зур төркеме Согуд Гарәбстанына 17 майда юл ала. Ахыргы төркем 20 майда китә. Хаҗилар Туган илгә 3 июньдә кайта башлый.