Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанлыларга җылылык өчен артык түләнгән 9 миллион сумны кире кайтарачаклар

news_top_970_100

Февраль аенда Татарстанда җылылык өчен артык түләнгән 9 миллион сумны кире кайтарачаклар.

Идарәче компанияләрнең күбесе яңадан исәпләүне инде башкарган, берничә компания генә калган. Бу хакта «Казанские ведомости» журналисты Дамирә Хәйруллинага республиканың Дәүләт торак инспекциясе башлыгы урынбасары Светлана Заһидуллина сөйләгән.

«[Яңадан исәпләүне тәмамламаган] берничә [идарәче] компания калды. Бөтен республика саналды. Берничә генә компания калды, алар февраль өчен хисап-фактураларга яңадан исәпләп өлгерә алмадылар. Бу – Казан һәм Чаллы», – диде ул, мондый компанияләрнең бик аз калуын ассызыклап.

Заһидуллина сүзләренчә, кире кайтарылырга тиешле гомуми сумма 9 065 277,20 сум тәшкил итә. Яңадан исәпләнгән сумма 2022 елның декабре һәм 2023 елның гыйнвары өчен түләү документларында күрсәтелгән һәм шулай ук 2023 елның феврале өчен түләү документларында булачак.

Ул аңлатып узганча, татарстанлыларның хисап-фактураларында җылыту өчен арттырылган суммалар коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләренең 35нче пунктында (В пунктчасы) билгеләнгән тыюны бозу аркасында барлыкка килгән.

«Индивидуаль җылыту приборлары булган йортларда, аларга [җылылык приборларының температурасын] көйләргә рөхсәт ителә. Ләкин сүндерү рөхсәт ителми. Әгәр дә [җылылык] кулланылмаса – алар [кагыйдәне] бозалар. Һәрвакыт күпмедер күләмдә куллану булырга тиеш. Мәсәлән, төзүчеләр яки торакны сатып алып та анда яшәмәгән кешеләр, [җылыту приборларын] сүндереп, акчаларын янда калдырырга телиләр. Ягъни коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләренең 35нче пункты – В пункты белән билгеләнгән тыюны бозалар», – дип аңлатты ул.

Шул ук вакытта, индивидуаль торакка киткән гигакалорияләрне исәпләп чыгарганнан соң, йортта тотылган җылылык өчен түләү барлык фатир хуҗалары арасында бүленә.

«Калганы һәркемгә бүленә. Әгәр, шартлы рәвештә, йортта 10 фатир булса һәм шуларның бишесендә кеше яшәп, калган бишесендә яшәмәсә һәм приборларың сүндергән булса да, калган 5 фатир өчен гомуми йорт җылысы һәркемгә бүленә. Формула нуль күрсәткечләрен күздә тотмый», – дип билгеләп үтте әңгәмәдәш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100