Җәйге сезон якынлашу белән күп кенә татарстанлылар үзләренең ялларын планлаштыра. Кайберәүләр үзебездә ял итүне өстен күрсә, икенчеләр чит илләрдә ял итәргә җыена. Татарстанлылар Россия паспорты белән кайсы илләргә бара ала? Бу хакта «Татар-информ» яза.
Татарстанда яшәүчеләр чит ил паспортыннан башка 6 илгә бара ала.
Абхазия
Әгәр татарстанлы республикада 90 көннән дә артык булмаска планлаштыра икән, Абхазиягә кергәндә, чит ил паспорты да, виза да кирәк булмаячак. Традиция буенча, Абхазиягә Сочи аша юл тоталар, әмма быел Сухум белән авиаэлемтә эшләтеп җибәрәчәкләр.
Әрмәнстан
Кавказ арты республикасына чит ил паспортыннан башка татарстанлылар самолетта очсалар, шулай ук илдә 30 көннән дә артык булмаска планлаштырсалар килә алалар. Чикне коры җирдән кичкәндә яисә 30 көннән артык калырга планлаштырганда, чит ил паспорты кирәк булачак
Белоруссия
Татарстан халкы эчке паспорт белән Белоруссиягә керә һәм ил территориясендә 90 көнгә кадәр кала ала. Әгәр дә татарстанлылар озаграк торырга телиләр икән, аларга вакытлыча яки даими яшәүгә рөхсәт рәсмиләштерергә туры киләчәк.
Казахстан
Татарстанлылар Азия Республикасына һәр 180 көн эчендә 90 көннән дә артык булмаган вакытка бара ала. Башка очракта вакытлыча теркәлүне рәсмиләштерергә яки ВНЖ алырга кирәк булачак.
Кыргызстан
Кыргызстанда Россия паспорты белән татарстанлылар 30 көннән дә артык була алмый. Әгәр турист илдә тоткарланырга тели икән, вакытлыча теркәлү ясарга туры киләчәк.
Көньяк Осетия
Көньяк Осетиягә татарстанлылар чит ил паспорты һәм визасыз керә ала. Республикада булу сроклары буенча чикләүләр юк, әмма биредә даими теркәлүе булмаган туристлар 3 эш көне эчендә иммиграция контроле идарәсенә миграция картасын рәсмиләштерү өчен мөрәҗәгать итәргә тиеш, ул 90 көн дәвамында гамәлдә була.