news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанлыларга БПЛА һөҗүме куркынычы турында хәбәрне кайдан белеп булуын искәрттеләр

news_top

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә пилотсыз очкычлар куркынычы режимын кертү һәм гамәлдән чыгару турында мәгълүматны оператив рәвештә каян алырга мөмкин икәнен аңлаттылар. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Беренче ысул – МАКС мессенджерында «РСЧС Республика Татарстан» рәсми каналына язылырга була. Монда ракета һәм пилотсыз очкычлар куркынычы турында, шулай ук һава торышы шартлары начарлану һәм башка махсус иминлек режимнары турында барлык ашыгыч хәбәрләр оператив рәвештә чыгарыла.

Икенче ысул – «МЧС России» бушлай мобиль кушымтасын урнаштыру һәм аңа хәбәрләр җибәрүгә рөхсәт бирү. Бу очракта кулланучыга хәбәрләр тавышлы сигнал белән киләчәк, бу гадәти СМСларга караганда тизрәк һәм ышанычлырак. Шулай ук кушымта аша экстрен хезмәтләргә шалтыратырга һәм гадәттән тыш хәлләр булган очракта эшләргә кирәк гамәлләр белешмәсе табарга була.

«БПЛА һөҗүме һәм ракета куркынычы турында сигналлар алганда иминлек чаралары күрергә кирәк: якындагы капиталь бинага, җир асты кичүенә, метрога, парковка яки махсус җиһазландырылган яшеренү урынына барырга кирәк», – дип киңәш итәләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Экстрен хәлләрдә 112 номерына шалтыратырга кирәк, дип өстәделәр ведомствода.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар