Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанлылар ВИЧка бушлай экспресс-тест тапшыра алачак

Республика мәктәпләре, вузлары һәм хастаханәләрендә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган чаралар узачак.

news_top_970_100
Татарстанлылар ВИЧка бушлай экспресс-тест тапшыра алачак
27 ноябрьдән 3 декабрьгә кадәр Татарстан Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә (1 декабрь. – Ред.) багышланган «Стоп ВИЧ/СПИД» Бөтенроссия акциясенә кушыла.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авырулар белән көрәшү һәм профилактика буенча  республика үзәге Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстандагы бүлеге табиб–волонтерлары ярдәмендә лекцияләр үткәрә, ВИЧка бушлай экспресс-тест тапшыру мөмкинлеген тәкъдим итә. Казан, Чаллы һәм Әлмәт вузларында, «Яңа гасыр» хәйрия оешмасы белән берлектә, семинар һәм викториналар оештырылачак.

Акция кысаларында, «СПИД» үзәге «Күбрәк бел!» мәгълүмати кампаниясен дәвам итте. 21 ноябрьдә белгечләр «Точмаш», Физкультура һәм спорт академиясе хезмәткәрләре өчен экспресс–тестлар тапшыруны оештырды, шулай ук КФУның Татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә һәм Казанның 170нче мәктәбендә лекцияләр узды.

Моннан тыш, үзәкнең төп офисында, шулай ук Чаллы һәм Әлмәттәге филиалларында СПИДка каршы көрәш көне алдыннан Ачык ишекләр көне уза. Анда теләгән һәркем ВИЧка аноним һәм бушлай тест тапшыра ала.

– Мондый акция үткәрелгәндә бер-ике атнада 2-3 мең кеше үзләренең ВИЧ-статусын белә алачак. Быел шундый акцияләр нәтиҗәсендә уңай ВИЧ-статуслы 17 кеше ачыкланган иде, – ди ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авырулар белән көрәшү һәм профилактика буенча  республика үзәге  баш табибы урынбасары Гөлнара Чернобровкина.

Аның сүзләренчә, башка төбәкләр белән чагыштырганда, республикада вазгыять чагыштырмача уңай.

– Татарстанда ВИЧ-инфекция таралышы 100 меңгә 336,7 кеше (Россиядә – 100 меңгә 594,4) тәшкил итә. Россиянең кайбер төбәкләрендә авыручылар санының кимүе (Татарстанда быелның 9 аенда – 8,6, Идел буе федераль округында 6 айда – 0,8 процентка) вируска каршы терапиягә зур игътибар бирү белән бәйле, – ди баш табиб урынбасары.

ВИЧ-статуслы кеше антиретровирус терапиясен өзлексез үтеп, кандагы вирусларның пассивлыгына ирешә. Бу очракта чирне башкаларга йоктыру куркынычы да 96 процентка кими.


Икенче ел рәттән Татарстанда авыручылар санының кимүе күзәтелә. 2016 ел нәтиҗәләре буенча, әлеге күрсәткеч –5,3, быелның 10 аенда 8,6 процентка азайган. 1 ноябрьгә республикада ВИЧ-инфекциянең 20 228 очрагы теркәлгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100