Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанлылар «Могҗизалар кыры»нда: татар халык җыры, татарча шигырь, түбәтәйле Якубович

news_top_970_100
Татарстанлылар «Могҗизалар кыры»нда: татар халык җыры, татарча шигырь, түбәтәйле Якубович
Динә Закированың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

«Шәрык клубы» җитәкчесе Таңсылу Мостафина 1нче каналдагы «Могҗизалар кыры» тапшыруының Раштуа бәйрәменә багышланган чыгарылышында катнашты. Иҗади номерын ул скрипкачы Динә Закирова һәм баянчы Сәйдәш Фәхразиев белән бергә күрсәтте.

Татарстанлылар студиягә тапшыруның соңгы «өчлеге»ндә чыкты. Леонид Аркадьевич башта Таңсылуның исеме русчага ничек тәрҗемә ителү белән кызыксынды, ни өчен милли киемнәрдән килүен сорашты.

«Чөнки мин җырлап күрсәтергә телим. Минем белән дусларым Динә Гарипова һәм Сәйдәш Фәхразиев та килде», – ди ул һәм, музыкант дуслары ярдәме белән, татар халык җыры «Агыйдел буенда»ны башкарды.

Алай гына түгел, Таңсылу кичә «Могҗизалар кыры»н чын «Татарча могҗизалар кыры»на әйләндереп бетерде. Ул үзе белән кечкенә туганнары Тимур белән Амелияне дә алып килгән. Алар алып баручыга «Могҗизалар кыры» турында шартлатып татарча шигырь сөйләп күрсәтте. «Леонид Аркадьевич дигәнен генә аңладым, тик бу – әйбәт шигырь», – дип көлдереп тә алды алып баручы.

Соңыннан Таңсылу «татарлар беркайчан да күчтәнәчсез йөрми» дип, Леонид Якубовичка Казан күчтәнәчләре бүләк итте. «Мин үзем Казанда яшәсәм дә, Балык Бистәсе районы Ямаш авылында туып-үскәнмен. Монда җыенганымны белүгә үк, минем туганнарым, дусларым җыйнаулашып миңа ярдәм итәргә алынды. Аларның барысына да рәхмәтләремне белдерәм», – диде ул. Таңсылуның бүләкләре арасында бавырсак, өчпочмак кебек милли ризыклар, Кол Шәриф мәчете чигелгән картина һәм башкалар бар иде. Чәкчәк, мамык шәл һәм түбәтәйне Якубовичка Бөтендөнья татар конгрессы бүләк итеп җибәргән. Таңсылу Леонид Аркадьевичка түбәтәйне кидертеп үк куйды.

Якубовичка Таңсылу алып килгән милли ашлар турында китап аеруча ошады. Ул аны үзенең кулинар китапханәсенә куячагын әйтте, җавап итеп, Таңсылуга үзе дә китап бүләк итте.

Таңсылу уенның финалына уза алмаса да, өч хәрефне дөрес әйтә алганга, ике шкатулканың берсендәге акчалата призга ия булды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100