Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чүпрәледә берәү элекке хатынын бәйләп урманга алып киткән, кабат никахлашуын таләп иткән

news_top_970_100

Чүпрәле районында суд 51 яшьлек ир-атка элеккеге хатынын үтерү белән янаган өчен хөкем карары чыгарган. Бу хакта ТР прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Узган елның сентябрендә исерек ир-ат элеккеге хатынының кулларын бәйләгән, аны автомобильгә утырткан, ишекләрен бикләгән һәм яңа Чүкәле авылы артындагы кешесез урынга алып чыккан. Элеккеге хатынының җепләрне чишүен күреп, ир-ат аның муенына бау салган, үтерү һәм көч куллану белән янап, тәненә һәм битенә берничә тапкыр суккан.

Элеккеге хатыны аның белән яңадан никахлашырга ризалык биргәч кенә, ир аны өенә кайтарып куйган.

Суд аңа 480 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләгән. Хөкем карары әле законлы көченә кермәгән.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 31 март 2025
    Исемсез
    Бу исемсез кешенең комментариясенә шаккатырсың!? Дөнья тулган ялкау, исерек ирләр белән! Күпме ялгыз ирләр, егетләр йөри каңгырып! Аларга кияүгә чыгучы юк, ялкау ир кемгә кирәк?! Хәзер уңган- булган хатын-кыз үзе эшләп ашый, рәхәтләнеп рәхәттә яши. Торыр җире, йөрергә машинасы, эшләргә эше бар. Ирләрнең дә уңганнары өйләнеп яши. Ирләр аз түгел, ирләр слишком күп дөньяда, ялкаулары ялгыз!
  • 29 март 2025
    Исемсез
    Мондый җүләрләрне язып маташмасагыз да була. Чиләгенә күрә капкачы инде. Күрмәгәндәй 18 яшеннән иргә чыгалар да, аннан сайлана башлыйлар, теге ир ничек микән, бу ир ничек микән? Аннан ир-атка җәза чаралары билгеләнә. Болай да илдә ирләргә кытлык. Ир-ат белән этнең оңгаена торсаң, өрми дә, тешләми дә ул. Урманга да алып китми.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100