Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яз ничек килер: «Урта диңгездән циклоннар килеп җитсә, ташу көчле була»

Язның чынлап торып килеп җитү вакыты дип, метеорологлар бары тик март ахыры – апрель башын саный.

news_top_970_100
Яз ничек килер: «Урта диңгездән циклоннар килеп җитсә, ташу көчле була»
Тимур Әүхәдиев: 1 март – календарь буенча язның беренче көне, ләкин метеорологлар өчен 0 билгесен ныклап үткән көннән генә яз башлана»
Фото: © Султан Исхаков / «Татар-информ»

Башка елларга караганда, Татарстанда март башы җылы килде, ләкин быел яз иртә килергә охшамаган. КФУ метеорологлары «Татар-информ» корреспонденты Наталья Рыбаковага һава торышы әзерләгән сюрпризлар, явым-төшем күләме һәм ташулар турында сөйләде.

«30 ел эчендә җылылык сезоны 10 көнгә кыскарган,

март 1,5 градуска җылынган»

Алмашынучан болытлы һава, әз генә салкын, бераз кар – календарьда яз саналучы тәүге көн Татарстанда шулай башланды. Метеорологлар аның чынлап килеп урнашу вакыты дип, бары тик март ахыры – апрель башын гына саный.

«1 март – календарьда язның беренче көне, әмма метеорологлар өчен тотрыклы рәвештә 0 билгесен үткән көннән генә яз башлана. Безнең полосада, гадәттә, ул мартның соңгы декадасы яки апрельнең беренче числоларына туры килә. Бу дата үзгәреп тора. Тарихта язның 25 февральдән яки апрельнең икенче декадасы ахырыннан гына башлану очраклары да билгеле», – ди КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев.

Быел кышның яз белән кайчан алышынасын әлегә әйтү кыен, дип раслый ул. Шунысы бар, һәр 10 ел саен бу дата күчә бара. Кышлар кыскара, җылылык сезоны кими. Әйтик, соңгы 30 ел эчендә җылылык сезоны 10 көнгә диярлек кимегән, ә март 1,5 градуска җылынган.

Мартның беренче декадасында Казанда һава температурасы климатик нормага бик якын булачак.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

«Яз башына атлантик циклоннар активлыгы хас»

КФУ профессоры, география фәннәре кандидаты Юрий Переведенцев сүзләренә караганда, хәзер Казанда уртача тәүлеклек температура -8-9 градус салкын тирәсендә булырга тиеш. Чынлыкта исә, ул нормадан 3-4 градуска югары.

– Җылылык безгә Атлантик океан циклоннары белән килә. Яз башына атлантик циклоннар хас. Әмма тиздән һава торышы үзгәрәчәк, – дип билгеләп үтә ул.

Кышның соңгы көнендә Россия Гидрометүзәге март өчен һава торышы фаразын бастырып чыгарды. Аннан күренгәнчә, Казанда температура гадәттәгедән югарырак булачак, ә явым-төшем күләме нормага туры килә.

«Март – кыш ае, чөнки әле һаман да түбән температура өстенлек итә. Быел Татарстанда гадәти яз килер, дип көтәргә кирәктер. Температура уйнау, кыска вакыт аралыгында һава басымының кискен үзгәрүе – болар барысы да елның күчеш сезонына хас», – дип өсти Тимур Әүхәдиев.

Юрий Переведенцев: «Без Атлантик океан яки Урта диңгез циклон активлыгы тәэсире астында калган очракта гына, яз иртә киләчәк».

Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Юрий Переведенцев бу сүзләрне раслый. Ул, язның беренче календарь аенда җылы һәм салкын дулкыннар еш алмашып торырга мөмкин, дип саный. КФУ галиме язның иртә һәм кинәт килүче, иртә һәм озын, соң һәм кинәт килүче яки соң һәм озын булырга мөмкин икәнлегенә ачыклык кертте. Бар да ныклы кар катламының җимерелүе һәм кар төшү вакытына бәйле.

«Без Атлантик океан яки Урта диңгездән килгән циклон активлыгы тәэсире астында калган очракта гына, яз иртә килергә мөмкин. Әгәр безгә Себер антициклоны килә икән, яз озын, ә яз башында салкыннар булачак», – дип ассызыклый Переведенцев.

Аның сүзләренә караганда, яз иртә килүгә әлегә алшартлар юк. Климатик яз килүнең стандарт вакыты быел 60-70%ка акланачак, дип ышана спикер.

«Кар катламы максималь биеклеккә март аенда җитәчәк»

«Казань-Университет» метеостанциясе мәгълүматларына караганда, күпьеллык уртача норма 48 мм булса, хәзер Казанда кат катламы биеклеге 53 мм тәшкил итә. Димәк, кар нормадан күбрәк яуган, дигән сүз. Әмма кыш ахырында шәһәрдә явым-төшем дефициты күзәтелде.

Кар күп, һәм ул хәзер тыгыз, димәк, анда дым запасы ярыйсы ук зур, дигән сүз.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

«Февраль аенда Казанда уртача һава температурасы -7 градус салкын булды һәм бу – нормадан 2 градуска югарырак, ай җылы килде. Шул ук вакытта, явым-төшем аз булганын күрәбез: норма булып 40 мм санала, ә ай буена нибары 28 мм кар төште», – дип искә төшерә Юрий Переведенцев.

Казанлылар явым-төшем күләменең аз булуына гыйнвар аенда да игътибар иткән иде. Шулай булгач, нишләп кыш ахырында кар күп соң? «Бу – ноябрь һәм декабрь кары, 2 ай да явым-төшемгә бай булды, 70-80 шәр мм биеклектә кар яуды – нормадан 2 тапкыр диярлек артыграк дигән сүз», – дип ачыклык кертә Тимур Әүхәдиев.

Нәтиҗәдә, кар күп, һәм ул хәзер тыгыз, димәк, анда дым запасы зур. Кыш башындагы бозлы яңгырлар кар кабыгы ясап, шушы нәтиҗәгә китерде. Ләкин Казанда кар катламы максималь биеклеккә март аенда җитәчәк.

Автомобиль сөючеләрне карның кайчан бетүе һәм машиналарның тәгәрмәчен кайчан җәйгегә алмаштырырга мөмкин, дигән сораулар кызыксындыра. Март аенда бу хакта сөйләшергә иртә әле, ди Юрий Переведенцев. Гадәттә, Казанның кар катламы 11-12 апрель көннәрендә җимерелә.

Кар күп, көннәр җылы һәм яңгырлар яуган язда ташу көчле була.

Фото: © «Татар-информ»

«Урта диңгездән циклоннар килеп җитсә, ташу көчле була»

Тагын бер мөһим сорау: быел ташу ничек булыр? Юрий Переведенцев ташуларның кар күп, һава температурасы җылы һәм яңгырлар яуган язда көчле булуын аңлатты. Әмма быел кар үз җаена әкренләп кимергә дә мөмкин.

«Безгә Урта диңгездән циклоннар килгән очракта гына ташу көчле булырга мөмкин. Монда шулай ук, туфракның туңу тирәнлеге мөһим. Әгәр туфрак нык туңган икән, эрегән су бик тиз елгаларга төшәчәк», – дип өсти КФУ галиме.

Ул, шулай ук, нормага туры килүче язгы һава торышының Казанда нинди икәнлеген аңлатты. «Казань опорная» метеостанциясе мәгълүматларына караганда, Татарстан башкаласында айлык уртача температура мартта -5,1 градус салкынны, апрельдә 4,5 градус җылы, майда исә 13,1 градус җылыны тәшкил итә. Явым-төшемнең уртача айлык күләме мартта 27 мм, апрельдә 36 мм һәм майда 37 мм.

Ахырдан Юрий Переведенцев Казанда язның былтыр нинди булганлыгын искә төшерде. Республикабыз башкаласында 2022 елның февраль ахырында, шулай ук, җепшек көннәр күзәтелгән. Ә мартның беренче атнасында инде көндезләрен һава температурасы -8 градус салкынга кадәр төшкән, Халыкара хатын-кызлар көне булган 8 мартта исә хәтта -20 градус салкын булган. Шулай итеп, былтыр яз озын, ә март ярыйсы ук салкын килгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100