news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанга яңгырлар һәм көчле җил килә, әмма суытмый

news_top

Бүген, 12 апрельдә, якынлашып килүче атмосфера фронты йогынтысында Татарстанда һава торышы кабат үзгәрә, әмма суытмый. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Бүген аязучан-болытлы булачак. Көндез урыны белән яңгыр көтелә

Төньяк-көнчыгыштан һәм көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 5–10 метр булачак. Көндез урыны белән җилнең тизлеге секундына 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Көндез һава температурасы +5..+10 градуска кадәр җылыначак, көньякта – +12, ә көнчыгышта +14 градуска кадәр күтәреләчәк. Казанда һава температурасы +8..+10 градус була.

Иртәгә аязучан-болытлы һава торышы көтелә. Азрак яңгыр явачак. Җил төньяк-көнчыгыштан, тизлеге - секундына 6-11 метр, урыны белән секундына 14 метрга кадәр җитә. Төнлә һаваның минималь температурасы +1..+6 градус. Көндез +12..+17 градус булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар