Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанга җәй кайчан килә?

Температура 10 градуска төште, без сентябрь яки апрель азагына кайттык.

news_top_970_100
Татарстанга җәй кайчан килә?
Үзәк Россиядә Төньяк Атлантик циклон йогынтысындагы түбән температуралар 11 июньгә кадәр сакланачак, аннары күрсәткечләр климатик нормага якынаячак. Бу хакта RT каналына “Фобос” һава торышы үзәгенең әйдәп баручы хезмәткәре Евгений Тишковец әйткән сүзләрне "Татар-информ" хәбәр итте.

“Бүгенге көннән башлап Арктика сулышын тоя башладык: температура 10 градуска төште, без сентябрь яки апрель азагына кайттык. Температура тиешле нормадан 5-7 градуска түбәнрәк”, - дигән синоптик.
  • Узган җәй Үзәк Россиядә  явым төшем күләме аномаль булу һәм түбән температуралар белән истә калды, диде Тишковец. Моннан тыш, июнь соңгы 14 елда иң салкыны булды. 
11 июньнән соң температура 20 градуска кадәр  күтәрелер дип көтелә. Ай ахырында  температура климатик нормадан да югары булырга мөмкин.

“11-20 июньдә без климатик норма кысаларына кайтачакбыз, ягъни бу 20-23 градус җылылык, 20-25 градус та булырга мөмкин. 20-30 июньдә һәм 1-10 июльдә температура нормадан да югары булачак, ягъни үз халәтенә кайтачак. Алга таба зур булмаган үзгәрешләр белән барысы да уңай булачак”, - дигән синоптик.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100