news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанга климатик кыш декабрьнең икенче декадасында киләчәк – метеоролог

news_top
Татарстанга климатик кыш декабрьнең икенче декадасында киләчәк – метеоролог
Фото: © «Татар-информ» архивы

Казанда тотрыклы аномаль җылылыкны чын кышкы һава торышы декабрьнең икенче яртысында гына алыштырачак. Бу фаразны «Метео» һава торышы фаразлары үзәге җитәкчесе Александр Шувалов әйтте, дип яза «Татар-информ».

Аның сүзләренчә, декабрьнең беренче декадасы элеккечә үк җылы була. Беренче һәм икенче декада тоташкан вакытта гына үзгәреш булачак.

«Бары тик 9-11 декабрь тирәләрендә генә кышкы һава торышына күчеш көтәргә була. Кар да яварга мөмкин, температурада тискәре күрсәткечләргә – якынча 5-10 градуска кадәр төшә башлаячак», – дип сөйләгән Шувалов.

Якынча фаразлар буенча, декабрь дәвамында климатик нормадан җылырак һава торышы булачак, әмма ноябрьдәге кебек үк сизелерлек булмый. Мондый аномаль җылылык Урта диңгез көнчыгышыннан, Балканнан һәм Кара диңгездән тотрыклы рәвештә һава чыгуга бәйле, һәм бу – Татарстанда гына түгел, ә Россиянең бөтен үзәк төбәкләрендә дә шулай.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар