Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанга грипп гадәттәгедән иртәрәк килде, ә ковид беркая да китмәде

Хәзер йөткерүче һәм томаудан интегүчеләрнең күбесе коронавирус һәм риновирус белән авырый, дип хәбәр итте табиблар. Шул ук вакытта бу атнада республикада гриппның беренче очраклары да теркәлгән.

news_top_970_100
Татарстанга грипп гадәттәгедән иртәрәк килде, ә ковид беркая да китмәде
Фото: © «Татар-информ»

Коронавирус өстенлек итә

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр иткәнчә, республикада ОРВИ, ковид һәм грипп белән авыручылар саны 19 процентка арткан.

– Грипп белән авыручылар – 7, – дип ачыклык кертте Авдонина.

Аның сүзләренә караганда, быел августның салкынча һәм яңгырлы булуы аркасында респиратор инфекцияләр гадәттәгедән иртәрәк башланган: соңгы 8 атнада табиблар авыручылар санының артуын теркәгән. Узган ел бездә гриппның беренче очраклары ноябрьдә булган булса, быел ул сентябрьдә барлыкка килде. Әмма тулаем алганда, Авдонина билгеләп үткәнчә, бернинди куркыныч вазгыять юк: 2023 елның шул ук атнасы белән чагыштырганда, хәзер Татарстанда авыру 15 процентка кимрәк.

– Нигездә грипп булмаган этиологияле вируслар йөри, сезонлы коронавирус өстенлек итә. 1 атна эчендә 769 очрак теркәлгән, бу – алдагы атнага караганда 5 процентка күбрәк. Икенче урында – риновирус. Вазгыять тотрыклы һәм киеренкелек тудырмый. 96% очракта ковид ОРВИ тибы буенча уза, авыр формалары аз. «Омикрон» штаммы йөри, массакүләм мәгълүмат чараларында хәбәр ителә торган «ХЕС»ның яңа подштаммы республикада юк, – дип аңлатты вазгыятьне Роспотребнадзор вәкиле.

«Коронавирус төрләре һәрвакыт барлыкка киләчәк»

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов, үз чиратында, бүгенге көндә Татарстанда ковидтан 10 госпитальдә дәваланырга мөмкин булуын, аларда 17 процент койка буш булуын әйтте.

«Дельта» штаммы һәм «Ухань» штаммы белән булган вазгыять хәзер юк. Подштаммалар, минем аңлавымча, бертуктаусыз барлыкка киләчәк, бу – мутациянең табигый процессы. Авыруның клиник картинасы алар барлыкка килү белән үзгәрми, – дип билгеләде Лопушов. – Ковид теләсә нинди ОРВИ кебек үк күренә: томау, авыру, йөткерү, кыска вакытлы температура күтәрелү.

Хәзер ковидтан прививка ясатырга мөмкинме, дигән сорауга эпидемиолог, пандемия вакытындагы кебек массакүләм вакцинация хәзер үткәрелми, әмма теләүчеләр акчага шәхси клиникаларда прививка ясый ала, дип җавап бирде.

Ә менә грипптан бөтен җирдә бушлай прививка ясыйлар. Моның өчен республикада 3 төрле препарат кулланыла: балалар һәм йөкле хатыннар өчен «Ультрикс Квадри», калганнары өчен «Совигрипп» һәм «Флю-м». Поликлиникада гына түгел, Казан метро станцияләрендә, тимер юл вокзалларында да прививка ясарга була. Шулай ук, әгәр оешмада 10нан артык кешегә вакцина ясатырга телиләр икән, эш бирүче предприятие урнашкан поликлиникага мөрәҗәгать итә ала, һәм медиклар бригадасы хезмәткәрләргә прививка ясатырга киләчәк. Бүгенгә Татарстанда планлаштырылган халыкның 40%ына прививка ясалган.

«Кызамык белән авыручылар прививка ясатмаган булган»

Авдонина кызамык белән авыручыларга аерым тукталды. 2024 ел башыннан 232 очрак теркәлгән.

– Төп өлеш – беренче кварталда, җәй көне аерым очраклар булды. Әмма сентябрь – коллективлар формалаштыру, кешеләрне яллардан кайтаруны исәпкә алып, әлбәттә, авыру очракларының артуы мөмкин, шуңа күрә вакцинация турында искә төшерәбез. Бездә авыручыларның барысы да я прививка ясатмаганнар, я прививканы бер генә тапкыр ясаткан, – дип билгеләде Авдонина.

Ел башыннан республикада тагын 1144 кеше коклюш белән авырды. Күтәрелеш гыйнвар – мартта булды (788 очрак).

– Бүген, гыйнвар белән чагыштырганда, бума ютәл авыруы 8 мәртәбә кимегән. Хәзер без 6-7 яшьлек балаларны ревакцинациялибез. Бу – нәкъ менә башлангыч вакцинациядән иммунитет югала торган яшь. Планлаштырылган балаларның 54%ы прививка ясаткан, – дип хисап тотты Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары.

БРИКС саммитында катнашучылар грипп һәм ковидка тест узачак

Роспотребнадзор тарафыннан Казандагы БРИКС саммиты вакытында профилактика чараларын катгыйландыруны көтәргәме, дигән сорауга Любовь Авдонина, чараларда катнашучыларга грипп һәм ковидка тест үткәрәчәкләр, дип җавап бирде. Моның өчен хәзер анализлар алу пунктлары әзерләнә һәм пробаларны лабораторияләргә илтү маршрутлары билгеләнә.

– Бу, барыннан да элек, саммитны үткәрү чорының грипп, ОРВИ сезонының кызган чагы булуга бәйле, безгә чарада катнашучыларның һәм оештыручыларның йогышлы авырулардан куркынычсызлыгын тәэмин итү мөһим, – диде Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе урынбасары.

«Республика Татарстан»нан

Дарья Субботина язмасы тәрҗемә ителде

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100