Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанга чын яз кайчан киләчәк?

Татарстанда метеокүзәтүләр тарихына быелгы кыш аномаль җылы буларак кереп калачак. Мондый җылы тренд алдагы язда да дәвам итәчәк. 2025 елда кар кайчан эреп бетәчәген һәм язгы ташуның нинди булачагын «Татар-информ» Казан метеорологларыннан белде.

news_top_970_100
Татарстанга чын яз кайчан киләчәк?
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бер кышта 6 тапкыр температура рекорды куелды

Тугыз ай рәттән Казанда уртача айлык температура климатик нормадан шактый югары булды. Бу – еш булмый торган күренеш, дип хәбәр итте «Татар-информ»га Казан профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев.

«Узып баручы кыш, һичшиксез, бик җылы һәм шул ук вакытта аз карлы булды», – диде ул.

КФУ метеостанциясе мәгълүматларына караганда, декабрьдә Татарстан башкаласында уртача айлык температура минус 4 градус тәшкил иткән, климат нормасы – минус 7,5 градус. Гыйнварда Казанда уртача айлык температура минус 3,4 градус тәшкил итте, норма – минус 9,5 градус. Февраль дә нормадан җылырак булып чыкты. Аның уртача айлык температурасы минус 9 градус булганда минус 7,4 градус тәшкил итте.

«Гадәттә, февральнең беренче декадасында кыш аеруча салкын тора, әмма быел салкыннар булмады. Яңгыр яуды, кар аз булды. Кыш бик җылы килде, Европадагы кебек», – диде Переведенцев.

Кыш көне 6 температура рекорды куелды. 3 гыйнварда шәһәрдә көндезге температура плюс 3,1 градуска җитте. Алдагы рекорд 1920 елда куелган иде – шул ук көнне 105 ел элек шәһәрдә температура плюс 2,7 градуска кадәр күтәрелгән булган. Шулай ук җылы рекордлар 8 гыйнварда, 28, 29 һәм 31 гыйнварда, температура 3 градуска кадәр җиткәндә яңартылды. Тагын бер җылы рекорд 1 февральдә куелды, ул плюс 2,9 градус тәшкил иткән.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Якындагы ункөнлектә безнең территориягә Атлантикадан циклоннар киләчәк»

Россия Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, март аенда Татарстанда һаваның уртача температурасы климатик нормадан 0,5 градуска югарырак булыр, дип көтелә. Язның беренче аенда уртача айлык температура нормасы Казанда минус 3,3 градус, ә Татарстанда – минус 4,2 градус тәшкил итә.

Мартның беренче ункөнлегендә республикада һава температурасы нормадан 2-3 градуска югарырак булачак.

Мартта явым-төшем күләме климат нормасына якын булыр, дип фаразлана, ул Казан буенча 38 мм, ә Татарстан буенча 28 мм тәшкил итә.

«Якындагы ункөнлектә безнең территориягә Атлантикадан циклоннар киләчәк, кар явуы көтелә. Температура фоны нормадан югарырак булачак. Киләсе атнада көндез температура фоны нуль билгесе аша күчәчәк. Шуңа күрә яуган кар өлешчә эреп бетәчәк», – дип хәбәр итте «Татар-информ»га ТР Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Казанда якындагы 10 көндә нормадан 1,5-2 градуска җылырак булачак

Якындагы ункөнлектә Татарстан башкаласында һава температурасы климатик нормадан 1,5-2 градуска югарырак булыр дип көтелә. Нормада ул бу чорда минус 7 градус тәшкил итә.

«Россия Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, тулаем март аенда Казанда һава температурасы климатик нормадан 1 градуска югарырак булыр, дип көтелә. Явым-төшемнәр климат нормасы чикләрендә фаразлана. Фаразлар гадәттә 60-70% ка аклана», – дип сөйләде Юрий Переведенцев.

Апрельдә шәһәрдә температура нормасы – плюс 6 градус, ә явым-төшем нормасы – 33 мм.

Май аенда Казанда уртача айлык температура плюс 14 градус тәшкил итә, явым-төшем 38 мм дәрәҗәсендә.

Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

Язгы ташуны март ахырынарак көтәргә була

Татарстанда язгы ташу гадәттә мартның өченче декадасында – апрельнең беренче декадасында башлана. Бу – күп факторлы процесс, ул кар капламындагы яз башына тупланган су запасларына, туфракның туңу тирәнлегенә һәм кар эрегән вакытта һава шартларына бәйле. Язгы ташу фазасы исәбенә ел саен Түбән Кама һәм Куйбышев сусаклагычлары тула.

Әлегә Татарстан елгаларында һәм сусаклагычларында боз капламы саклана. Февральнең өченче декадасы башында аның калынлыгы Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларында – 20 см дан 40 см га кадәр, тотрыклы бозлыклары булган елгаларда 11-19 см дан 42 см га кадәр тәшкил иткән, бу – былтыргы күрсәткечләрдән 20-30 см га кимрәк.

«Якын көннәрдә республика елгаларында язгы процесслар булуы көтелми. Куйбышев сусаклагычында су горизонтының чагыштырмача тотрыклылыгы күзәтелә», – дип аңлатты Феликс Гоголь.

Югары Ослан янында Куйбышев сусаклагычының су дәрәҗәсе 24 февральдә Балтыйк биеклекләре системасы буенча 50,46 м тәшкил итте, бу – күпьеллык уртача күрсәткечтән 83 см га югарырак, әмма узган елгы күрсәткечтән 44 см га түбәнрәк. Яр Чаллы янында Түбән Кама сусаклагычының су дәрәҗәсе 24 февральдә 63,46 м тәшкил итте, бу – узган елгы күрсәткечтән 22 см га югарырак. Күпьеллык уртача күрсәткечләр 86 см.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Карның аз булуы тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин

Гадәттә кыш ахырына Казанда кар катламының биеклеге 40-50 см га җитә, ә хәзер ул, КФУ метеостанциясе мәгълүматлары буенча, 16 см гына тәшкил итә.

«Гадәттә 12 апрельгә кар катламы җимерелергә тиеш. Быел, мин ышанам, бу иртәрәк булыр. Югары температураларда кар тиз эри», – ди Юрий Переведенцев.

Казан профессоры аз карлы һәм җылы кышның нәтиҗәләре турында кисәтте.

«Кар аз, һәм бу – көзге культураларга тискәре йогынты ясарга мөмкин. Моннан тыш, соңгы елларда безнең төбәктә җәйге чорда явым-төшемнәр кытлыгы сизелә. Җәйге чорда корылык булса, дым запасы аз, бу Куйбышев сусаклагычы дәрәҗәсендә дә тискәре чагылыш табачак», – дип аңлатты галим.

Аның сүзләренчә, хәтта югары температурада да язгы ташулар куркыныч булмаячак. Әгәр температура акрынлап күтәрелсә, су басуны бөтенләй сизмәскә дә мөмкин, кырлардан су да, акрынлап, елгаларга агып төшә.

Шул ук вакытта соңгы елларда Татарстанда кышлар кыскара, җылыту чоры ел саен кыскара. Яз иртәрәк килә, җәй иртәрәк килә. Климат буенча яз, гадәттә, безнең якларда 31 март – 1 апрельдән башлана, ул вакытта уртача тәүлеклек температураның тотрыклы рәвештә нуль тамгасыннан күтәрелү ягына күчүе күзәтелә. Климатик җәй май аенда, уртача тәүлеклек температура 15 градустан күчкәндә башлана.

«Татар-информ»нан Наталья Рыбакова язмасы тәрҗемә ителде

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100